Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Ильин Александр Максимович

Александр Ильин сугышка китүгә хәбәрсез югалган

«Минем әти 1916нчы елда Мамадыш районы Комазан башы авылында туган. Кече Сонга мәктәп директоры итеп җибәргәннәр аны. Шунда әнием - Мәмдуха Насыйбуллина белән танышканнар, гаилә корганнар. Сугышның беренче көннәрендә үк алганнар аны сугышка. Әни шулай сөйли торган иде. Әнием 3 бала – абыем Илдус (1937 елгы), мин Римма (1038 елгы) һәм сеңелем Ирина (1940 елгы) – белән ялгыз калган. Әти сугышка китүгә хәбәрсез югалган. Каберен дә белмибез. Абый да, сеңелем Ира да бу якты дөньяда юк инде, үзем генә калдым хәзер», - дип сөйли уртанчы балалары, әтисез үскән Римма апа Заһидуллина.

Усали авылында яшәүче, гомере буе больницабызның регистратурасында эшләгән, киномеханик Һадиулла абый хатыны - Римма апаның отчествосы Александровна, ә кыз фамилиясенең Ильина икәнен белгәч, бик аптыраган идем мин. Үзе Кече Сонныкы булган Римма апаның әтисе керәшен кешесе булган бит. Әтисенең фотосы юк микән? Берәр
истәлеге калмадымы икән? Шушы сорауларны ачыклау максатыннан өйләренә киттем. Олы кешенең сөйләр сүзләре күп була. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Александр Максимовичның фотосы да бар икән, хатыны Мәмдуха апа документларын – депутатлык билетын һәм профсоюз билетын да саклаган.

Римма апа белән сөйләшү нәтиҗәсе - “Бессмертный полк. Кряшены” акциясенә тагын бер керәшен кешесенең өстәлүе булды, рәхмәт аңа.

ЛИДИЯ ПАСЫЕВА, Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев