Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Данилов Илья Михайлович

Бөек Ватан сугышы башланганда Илья Михайловичка нибары 16 яшь тулган була

Данилов Илья Михайлович 1925 елның 1 августында Бондюг районы (Менделеев) Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе – Михаил – колхозда фермада зав.ферма булып эшләгән, әнисе – Мария колхозда терлекчелектә хезмәт куйган. Абыйсы – Павел, сеңлесе – Елизавета.

Белеме – 7 класс.

Бөек Ватан сугышы башланганда Илья Михайловичка нибары 16 яшь тулган була.

Ул ФЗУны тәмамлый, аннан, Карпов исемендәге хим.заводта эшли башлый. Аңа анда озак эшләргә туры килми. 1943 елда Ильяны фронтка алалар. Ул анда машина йөртә, сугыш кирәк-яраклары ташый. Икенче Белоруссия фронты составында Берлинга барып җитә, бик күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә:

2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры,

Батырлык өчен медале,

Германияны җиңгән өчен медале,

Жуков медале,

Юбилейный медальләре.

Хәрби званиесы – сержант.

Данилов Илья Михайлович 1948 елда гына туган якларына әйләнеп кайта һәм яңадан Карпов исемендәге заводка эшкә урнаша. Озак еллар ул СУ-39, ПМК да монтажчы, газ белән эретеп ябыштыручы, бригадир булып эшли. Эшләү дәверендә аның фотосы Мактау тактасыннан төшми. Бик күп мәртәбәләр мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Ул хөрмәт казанган кеше була.

Лаеклы ялга 1985 елда чыга. “Ветеран труда” исеме бирелә.

Ул ялга чыкса да, кул кушырып утырмый, авыл хуҗалыгы тармагында эшли, ярдәмче хуҗалык алып бара.

Тормыш иптәше Мария Дмитриевна белән лаеклы 7 бала тәрбияләп үстерәләр: 4 кыз, 3 малай, һәм аларның 8 онык һәм 5 оныкча. Аларның бергә тормыш итүләренә 50 ел. 

Алар һәрвакытта балаларына, туганнарына, якыннарына үрнәк булдылар. Алар турында барысы яратып һәм хөрмәт итеп искә алалар.

Илья Михайлович 1999 елның 27 октябрендә вафат булды. Сәйтәк авылында җирләнде. 

Елизавета Данилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев