Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Чернов Николай Степанович

Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән

Чернов Николай Степанович 1902 елда Мамадыш районы Колышчы авылында туган. 

Сугышка хәтле үк аны Усали почтасына начальник итеп билгелиләр. Хатыны Татьяна Владимировнаны телефонистка итеп куялар. Аның рус хатыны булуы бу эштә бигрәк тә ярдәм итә. (Сүз уңаеннан әйтеп китим, балалары безнең белән бер дә русча сөйләшмәде, дип искә ала). Николай Степановичның кызы Раиса Николаевна: “Сугыш вакытында почта элемтәсе бик кирәк булганлыктан, әтине башта сугышка җибәрми торалар, бронь бирәләр. 1943 елда, мин тугач китә ул сугышка”,- дип сөйли. Ул сөйләгәндә мин: “Ничек чыдагандыр Татьяна апа, - дип уйлап утырдым, - чөнки кызы Елизавета Николаевнаны да элемтәче итеп, сугышка алалар”. Раиса Николаевна әйтүе буенча, Николай абый да элемтәче була. Уйлап карасаң, бик авыр вакытларда эшләргә туры килгән аларга почтада да. Сөенечле хатлардан күбрәк похоронкалар килгән заман бит ул. Татьяна апа, Николай абый дип, хөрмәтләп эндәшә иде аларга Усали халкы.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Николай Степанович Чернов 1985 елда мәңгелеккә күчә, Усали зиратында җирләнгән.

Усалиның элекке почта бинасы. Почта алдында Николай һәм Татьяна Черновлар.

Лидия Пасыева,
Мамадыш районы, Усали авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев