Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Толстов Филипп Захарович

Ахыргы хатында ул: "Безне Финляндиягә җибәрәләр, аннан исән кайтып булырмы инде? Мин иптәшләремнең ничек үлгәннәрен күрдем, тормышны яратам, сезне бик сагындым, яшисем килә",  - дип яза

Минем бабам Толстов Филипп Захар улы 1910 елда Кызыл Йолдыз районының Үри Чаллысы авылында туган. Сугышка кадәр Питрәч районының Янцевар авылында агент булып эшләгән вакытында шул авылның кызы Шурликова Агафия Матвей кызын Үри авылына Толстов Захар нигезенә килен итеп алып кайткан. Бабамның гаиләсе бик дус була, гаиләдә ике бала үсә. 1940 елда бабай әби белән кече кызларын алып, акча эшләргә Мәскәүгә чыгып киткән. Күпмедер вакыт торгач сугыш башланган. "Тревога булганда ябып куялар иде", дип искә ала иде әбием. Бабай сугышның тиз генә бетмәсен белеп, әбием белән кызы Зояны Бикчурай авылы кешеләренә ияртеп авылга кайтарып җибәргән. Әбием авырлык белән авылга кайтып җиткән. Бабай сугыш кырыннан хатлар язып торган, фотолар җибәргән. Ахыргы хатында ул: "Безне Финляндиягә җибәрәләр, аннан исән кайтып булырмы инде? Мин иптәшләремнең ничек үлгәннәрен күрдем, тормышны яратам, сезне бик сагындым, яшисем килә", - дип язган булган. Озак та тормый, 1943 елда Филипп Толстов хәбәрсез югалды дигән хәбәр килгән. Ул геройларча һәлак булган. Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, күпме кеше гомерен саклап калган. Мин аның белән горурланам. Ул чын герой! Ватаныбызны сакларга барлык көчен биргән бабамның исеме тарихта мәңге калачак. 

Дмитрий Толстов, Балык Бистәсе районы,Бирдебәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев