Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Николай Кириллович Чулаков (1924-1966)

Дәү әтиебез Җинү көнен Германиядә каршы ала. 1945 елда сугыштан яраланып туган нигезенә кайта

 

Николай Кириллович Чулаков

(1924-1966)

     Бабамның улы Николай – әтием белән бертуган дәдәм. Без аны зурлап Дәү әти дип йөрдек.  Дәү әти 1924 елда Борды авылында туа. Сугышка хәтле колхозда эшли. 1943 елда сугышка китә. 83нче  гвардия укчы дивизиясенә эләгә.  Дошманга каршы аяусыз көрәшә. Сугыш дәвамында штаб хәрәкәтендә җаваплы бурычлар башкарган. Разведка буенча куркыныч урыннарда катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз”, 3 дәрәҗә Дан, “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. Җинү көнен Германиядә каршы ала. 1945 елда сугыштан  яраланып туган нигезенә кайта. Механизатор булып эшкә урнаша, өйләнә. Тынычлыкта матур гына яшәп ятканда, сугыш яралары үзен сиздерә башлап сәламәтлеге какшый. 42 яшендә алты баланы ятим калдырып, 1966 елның 23 июнендә үлеп китә.

     Үземнең нәселем – бабам, туганнарым белән нык горурланам. Ил өчен, без шушы матур тормышта яшәсен өчен гомерләрен дә кызганмаган бит алар. Алар һәрвакыт безнең күңелдә булырлар.

Александра Тимофеева,

Яр Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев