Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Макаров Семён Дмитриевич

“За боевые заслуги” hәм “За победу над Японией” медальләре белән бүләкләнгән

Минем әти, Семён Дмитриевич Макаров, 1914 елның 25 январенда Әлмәт районы Илтән-Бута авылында туып үскән керәшен егете. 1941 елның июнендә сугышка киткән, Ерак Көнчыгыш фронтында, сержант дәрәҗәсендә 1941-1945 елларда сугышкан. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, гадел һәм намуслы, үз көчен жәлләмичә, тапкырлык hәм осталык күрсәтеп күперләр, юллар төзәтүне оештырган.

Сугыш дәвамында, штаб хәрәкәтендә, сержант Макаров җаваплы бурычлар башкарган, разведка буенча куркыныч урыннарда катнашкан, өч тапкыр атсалар да исән калган. Әтием курку белмичә, штабның эшчәнлеген тоткарсыз тәэмин итүдә булышкан. “За боевые заслуги” hәм “За победу над Японией” медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан 1946 елда исән-сау кайткан.

Без балалар, оныклар аның белән горурланабыз. Рәхмәт Җиңү өчен, тыныч тормыш өчен.

Маргарита Галиуллина, Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев