Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Иван Семёнович Семёнов (1909-1970)

Иван Семёнович Семёнов

Иван Семёнович Семёнов, әбием Аннаның әтисе,  1941нче елның көзендә сугышка китә. Карт әбием Елизавета Захаровна өч баласы белән кала.

 Башта карт бабамны  Суслонгерга җибәрәләр. Көннәрдән беркөнне өчпочмаклы хат килеп төшә. Хатта бары 1-2 юл, хәлләрне сорашкач: “Сугышка киттек, исән-сау яшәгез!”. Шуннан бик озак, 2 еллап хәбәре булмый.  Озак көттереп, тагын бер хаты килә: “Мин исән, госпитальдә, язган булса, күрешербез.”  Янында гына бомба шартлап, “Калды инде балалар”, -  дип уйлап  өлгергәнен генә хәтерли. Госпитальдә шактый озак дәваланып, сугышка  яраксыз булып, 1943нче елда авылга кайта.

Ул кайткан көнне өй тутырып, авыл хатыннары җыела. “Безнекен күрмәдеңме?”- дигән өмет белән киләләр. Кызганыч, берсенә дә уңай җавап бирә алмый, сугышның географиясе кеше белән кеше очрашырлык  булмый шул.  Сугыштан кайткач, тагын 2 балага гомер биреп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Иван Семёнович дәһшәтле елларда, 1953нче елга кадәр, колхоз председателе булып эшли. Ләкин сугышта какшаган сәламәтлек үзенекен итә, 60 яшендә гүр иясе була.

Алексей Кирушин,11нче класс укучысы

Үсәли авылы, Мамадыш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев