Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Григорий Герасимович Марышев (1921-1998)

Григорий Герасимович Марышев

Минем бабаем, Григорий Герасимович Марышев Бөек Ватан сугышы ветераны.  20 яшен тутырып,  1941 нче елның көзендә фронтка китә. Ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. 1943 нче елда контузия ала. 1944 нче елда каты яраланып, Свердловск өлкәсе Кушва шәһәрендә госпитальдә озак вакыт дәваланганнан соң, туган авылыбызга әйләнеп кайта.

Кайтканда бабамның кулы әле гипслап куелган килеш була. Ул бераз савыга төшкәч, колхозда эшли башлый: ферма мөдире була, колхозчылардан сөт җыя. Соңыннан аны тимер алачыгына эшкә куялар. Тимер эше бик авыр булса да, бабам сынатмый. Ат җигеп йөрер өчен чананы да, арбаларны да ясый, атларны да үзе дагалый. Аның ясаган чаналары хәзер дә саклана, төсен югалтмый.

Әбием белән алар 5 бала тәрбияләп үстерә. 1998 нче елның 8 февралендә бабаем үлеп китә.

Юлия Марышева,

Кукмара районы,

Пчеловод авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев