Ефимов Гарганий (Григорий) Михайлович
Гарганий Михайлович Ефимов 1908 елның 3 сентябрендә туа.
Сугыш башланганда армиядә була. Сугышка беренче көннән үк керә. Сталинград янындагы сугышларда катнаша, яралана. Сугыш беткәч кенә туган ягы – Мөслим районы, Яңа Усы авылына әйләнеп кайта. Хатыны Таисия Николаевна белән дүрт бала үстерәләр. Гомер буе колхозда комбайнда эшли.
1971нче елның 27 апрелендә үлә.
Нет комментариев