Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Авылым батырлары Ивановлар

Балык Бистәсе (элек Кызыл-Йолдыз) районы Үри Чаллысы авылыннан Бөек Ватан сугышына Иванов фамилияле гаиләләрдән киткән кешеләрне әйтеп, искә алып үтәсем килә

Гомер дигәнең агымсу кебек сиздермичә генә үтә дә китә. Илебез халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә!

Авыр газаплар, чиксез югалтулар белән тарихка кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. Олылар сөйләгәннән азрак хәтердә калган, Балык Бистәсе (элек Кызыл-Йолдыз) районы Үри Чаллысы авылыннан Бөек Ватан сугышына Иванов фамилияле гаиләләрдән киткән кешеләрне әйтеп, искә алып үтәсем килә:

Иванов Иван Тимофеевич (1923 елгы). 1941 елда сугышка алына, ә 1942 елда хәбәрсез югала.
Минем хәтеремә кереп калган икенче Ивановлар гаиләсе: Иванов Василий Федорович (1905 елгы). 1941 елның июль аенда сугышка китә, укчы дивизиясендә Кызыл армеец була, 1942 елның 5 декабрендә үлә, Ленинград өлкәсенең Сорокино дигән авылда җирләнә.

Иванов Алексей Федорович. Туган елы - 1910 -1912 еллар. Ул да яу кырында үлеп кала.

Тагын бер гаиләдән Иванов Андрей Тимофеевич (1905 елгы). 1941 елны сугышка алына, аның да гаиләсенә 1943 елның февралендә хәбәрсез югалды дигән хат кына килә. Күп тапкыр эзләнүләргә карамастан, сапёрның кайда күмелгәне билгесез.

Иванов Иван Тимофеевич. Ул 1912 елда туган. Бөек Ватан сугышын 1941елның июль аеннан ахырына кадәр уза. Аннан соң Япония сугышына җибәрәләр, авылына 1946 елда гына кайта.
Нинди орденнар, медальләр белнән бүләкләнгәннәрдер, билгесез. Әмма яу кырында ятып калган егетләрнең, ир-атларның яшь гомерләрен бернинди орденнар да алыштыра алмый.

Әле искә алынмаган бик күп авылдашлар бар. Заманында 150ләп хуҗалыклы авылдан өй саен берәр генә кеше китсә дә, ә кайбер өйдән дүртәр, бишәр кеше сугышка китеп тә, күбесе әйләнеп кайта алмаган. Күбесенең сорарга туганнары, балалары- оныклары түгел өй урыннары да юк.

Бүгенге матур тормыш өчен гомерләрен биргән, исән-имин әйләнеп кайткан авылдашлар hичшиксез хөрмәтләүләргә лаек! Бу фотода Бөек Җинүгә үзеннән зур өлеш керткән фронтовик, укчы полкында кызылармеец Иванов Иван Тимофеевич (1912елгы).

Мария Кибякова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев