Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бабам һәм аның энеләре: Чулаковлар

Бабамның гаиләсеннән биш баһадирдай ир-егет илебезне фашистлардан азат итәргә чыгып китә. Икесе кире әйләнеп кайта алмый...

                                                                                              Кирилл Александрович Чулаков

                                                                                                          (1901-1962)

     Бабамның гаиләсеннән биш баһадирдай ир-егет илебезне фашистлардан азат итәргә чыгып китә. Икесе кире әйләнеп кайта алмый. Үз бабамның фота һәм хатлары сакланмаган. Мин аның турында бик аз беләм.           

    Бабам Кирилл Александрович Чулаков 1901 елда Чаллы (хәзерге Тукай) районы Борды авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышына китә. Яраланып туган нигезенә кайта. Лесник булып, аннан тегермәнче булып эшли. Сугышта какшаган сәламәтлек үзенекен итә: бабам 61 яшендә 1962 елның 23 апрелендә гүр иясе була.

Дмитрий Александрович Чулаков

(1908- )

      Бабамның энесе Дмитрий 1908 елда туа.  Үлгән елы билгесез. Сугышка хәтле өйләнгән. Бер улы булырга тиеш. Жиңги Баграж кызы булган. Бәлки, белүчеләр дә бардыр.

Алексей Александрович Чулаков

(1924-1943)

     Бабайның икенче энесе Алексей 1924 елда Борды авылында туа. Өйләнергә өлгерми кала, сугышка китә. 1944 елда Венгрия янында һәлак була.

 

Иван Александрович Чулаков

(1926-2005)

     Өченче энесе Иван 1926 елда туа. 1943 елда 17 яшендә Әгерҗедән Ерак Көнчыгышка Япония чикләрен сакларга җибәрәләр. 352 полкта дошманга каршы аяусыз көрәшә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыш беткәч тә тагы биш ел хезмәт итә, 1950 елда  кайта. Өйләнә, алты бала тәрбияләп үстерәләр. 2005 елның 6 маенда үлә, Круглое Поле зиратына күмелә.

Александра Тимофеева,

Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев