Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христос башта җазыкларны кичерә, аннан тәнне савыктыра: Пасхадан соң 4нче атнада әйтелергә тиешле үгет (проповедь)

Иисус җирдә йөргән чагында күр кодрәтләр кылган: чирлеләрне савыктырган, кутырлы тәнлеләрне төзәткән, телсезләрне – телле, сукырларны – күзле, саңгырауларны ишетә торгна иткән, кеше эченнән җеннәрне куган, үлеләрне тергезгән.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

Бер табкыр Iисусъ Христосъ Iерусалимга килгян. Iерусалимъ каласындагы келяy ӧйӧннян жырак тӱгӧл сарык кабкасы дигян кабка жанында кечеряк кня бер кюл булган, анда корманга китерясе сарыкларны, корманга чалыр алдыннан жыуалар икян. Шул кюлдя, жыл тяӱлегендя бер табкыр Алла Ӱзенеҥ зур изгелегеннян бер кодрят кыла икян: кюктян Ходай пяриштясе тӧшӧб, сыуны болгата икян, пяриштя болгаткач, сыуга чирлелярне тӧзятя торган кыуат иҥгян, болганыу белян сыуга иҥ элеке кергян кеше нейдек чир белян чирле булса да, сауыга икян. Шуҥар кюря, шул кюл жанында сыуныҥ кузгалыуын кӧтӧб, äр-кайчан да бик кюб чирлеляр жатканнар. Шунда бютян чирлеляр арасында 38 жыл санын кузгата алмаган кеше жаткан. Бер санын да кузгата алмаганныктан, ул кеше пяриштя сыуны болгатыу белян, сыуга кереб койонорга тиз гня житешя алмаган, аҥар чаклы бер-бер чирле кеше чумылыб чыгыб, чиреннян тазара икян, шуҥар кюря дя ул сансыз кюл жанында äлля ничя жыл жаткан.

Бер табкыр Iисусъ Христосъ Iерусалимга барган чагында, шул кюл жанына килгян, шунда Ул сансызга жакын килеб, aҥар äйткян: “Сау буласыҥ киляме?”. Чирле Аҥар äйткян: “Киля, эй, Ходай, тик сыу болганган чагында мине сыуга этеб кертер кешем жук, мин барыб житкенче, миннян алдан бютян кеше кереб житя, мин шул кӧйӧ калам”. Iисусъ аҥар äйткян: “Тор, урныҥны ал да жӧр”. Ул кеше шул сяттюк сауыккан, аннары урнын алган да, бик сӧйӧнӧб, ӧйӧня кайтыб киткян. Бер ауык кӧннян суҥ, Iисусъ аны чиркяyдя очратыб, аҥар äйткян: “Мына син сауыктыҥ, инде жазыкланма, сиҥа бигеряк тя жаман булмасын”.

Эй, туганнар, ул кешенеҥ сансыз булыуыныҥ сябябе жазыклары какында булганы Христосъ сюзляреннян айырмачый билгеле; Ул аҥар: “Жаҥадан жазыкланма, жазыклансаҥ, сиҥа бигеряк тя жаман булмасын,” дигян. Iисусъ Христосъ чирлелярне тӧзяткян чагында, äр-кайчан да иҥ элек жазыкларын кичергян, аннары гна чирляреннян сауыктырган.

Шулай, бу бик дӧрӧс, aдям затыныҥ чирляyенеҥ сябябе тӧб атабыз Адамъ жазыкланыуы какында булган, жазык какында кешегя чир тейгян, äлегя чаклы да жазык какында чирлейбез, äття дӧнья беткенче дя шуныҥ какында чирлейляр. Изге жазыуда äйтеля: бер кеше какында дӧньягя жазык кергян, жазык белян ӱлем дя кергян, шул ӱлем бар кешегя дя жяйелгян, бар кеше дя жазыклана шул, диб.

Алла Ходай кешене ӱлемсез итеб булдырган. Äгяр дя Адамъ ата жазыкланмаган булса, дӧньядя ӱлеӱ дя булмас ыйы, бер кеше дя ӱлмяс эйе. Адамъ ата жазыкланган сяттян башлаб, адям затына ӱлем äр-тӧрлӧ чирляр белян керя башлаган, ӱлемнеҥ башы чир шул. Шуҥар кюря дя Алла Адамъ атага алдан äйткян: “Äгяр дя Мин кушмаган агачныҥ жимешен ашасаҥ, шул кӧннюк ӱлярсеҥ” дигян. Алланыҥ бу сюзляре дӧрӧс килгян, кушылмаган агачныҥ жимешен ашау белян, Адамныҥ тяне – тӧрлӧ чирляр белян, жаны äр-тӧрлӧ жазыклар белян шакшылана башлаган, шулар шул ӱлемнеҥ башы булган, адям мяҥге ӱлем белян ӱлеб, харяб булырга тейешле булган. Äгяр дя aдямнярне коткарырга кешене Ӱзе булдырган Алла Улы Iисусъ Христосъ дӧньягя килмягян булса, кеше мяҥгегя ӱлер эйе.

Äммя Алла улы Ходай Iисусъ Христосъ, Ӱзе терелек биреӱче, кодрятле Алла булганныктан, ӱлемнеҥ кыуатын бетерейем, aдямнярне мяҥге ӱлемнян коткарыйым диб, жиргя килгян. Жирдя кюб кодрятляр кылган: сансызларны санны иткян, сукырларны – кюзле, телсезлярне телле иткян, ӱлгян кешелярне тергезгян, без aдямнярне жолар ӧчӧн, азабланган, качка кадакланган, ӱлгян, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб торган, шулай Ӱзенеҥ терелеӱе белян, безгя мяҥге терелек биргян.

Эй, туганнар, Евангелiедя äйтелгян сарык кюле дигян кюлне тикшереб карыйык, ул ничек кюл булды икян, Жаҥа Законда буласы бер-бер эшне билгертмяде микян? Ул кюл Жаҥа Законда Христоска ышаныучыларны денгя кергяндя чумылдыра торган чумылдыргыч белян чумылдырыу жяшереген алдан белгерткян. Ул кюл тян чирлярен гня тӧзяткян, äммя чумылдырыу жяшереге äр-тӧрлӧ жан чирлярен, жазыкларны тӧзятя. Анда Алла пяриштясе суыга тӧзятя торган кыуат иҥдергян, äммя чумылдырыу жяшерегендя чумыласы сыуга Святый Тын иҥеб, кешелярне жан чирляреннян тӧзятеб, жазыкларын кичереб бетеря. Ул кюлдя тере корман – Христосны истя тотоуны кюрсятер ӧчӧн чалынасы терлекляр жыуылган, äммя казерге чумылдыргычларда “мин Христосъ денендя торормон” диб сюз биргян кешеляр жыуылалар, чумылдырыу жяшереге арткылы жазыклардан тазаралар. Ул Иске Закондагы кюлдя бер-аз багытта гна бу эшляр булган, äммя казерге кюл – чумылдырыу, мяҥгегя, aдям затына гумергя котолоулык биреб тора торган жяшерек, ул мяҥгегя бетмяс.

Iисусъ Христосъ сансызны кюреӱ белян, аны Ӱзлегеннян гня тӧзятмягян, äммя телейсеҥме, сауыгасаыҥ киляме диб, иҥ элеке аннан ризалык сораган, шулай изге чумылдырыу жяшерегендя дя жан чирляреннян тазарыныр ӧчӧн, кешенеҥ ӱзеннян ризалык, чумылдырыуда жазыклар кичереля торган кыуат барга ышаныулык сорала.

Сауыккан сансызны очратыб, Ходай аҥар, кабат чирлямяс ӧчӧн, жаҥадан жазыкланмаска кисяткян, шулай без дя, чумылдырыу жяшерегендя тазарыныб жактырылгач, жаҥадан жазык кылмыйык диб, жазыктан бик сакланыйык. Жазыктан сакланмыйчы, кабат кюб жазыклар жыйыб, тянебезгя дя, жаныбызга да кюб зыян каты чирляр тейерясе булмыйык.

Мына без, туганнар, барыбыз да бик бäхетле, без шулай Адамъ атадан эяря килгян жазыклардан тазарындык, жазык äйтеӱ арткылы ӱзебез ӱз иреклей кылган жазыкларыбыздан жолонорга да тейешле булдык. Христосныҥ кадерле Тяненнян, кадерле Каныннан ӧлӧш алыб жаннарыбызны изгеляндерергя Алладан зур изгелек алдык. Ходайыбыз Iисусъ Христосныҥ безнеҥ ӧчӧн азабланыб, качка кадакланыб ӱлеӱе, ӧчӧнчӧ кӧнӧндя терелеб тороуы арткылы мяҥге ӱлемнян котолоб, мяҥге жомакка керергя тейешле булдык, шуҥар кюря мыҥар бик сӧйӧнӧргя, Ходай Аллабызга туктаусыз тау итергя тейеш. Аминь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев