Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ураза тоту ни өчен кирәк?

Газета укучыларыбызның сорауларына Казан епархиясенең Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов җавап бирә

Ураза турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, аның ни өчен кирәклеген, кешенең уразаны нинди исәп белән тотуын аңларга кирәк. Денсезләр ураза тотучыларны аңламый, җазыклары күп булганга тоталар дип уйлый. Бу аларга үзләрен аклау өчен кирәк. Христианнар Күккә, җәшәүнең, тормышның мәңге булуына ышанып яшилар, денсезләрнең исә көннәре Җир өстендәге тормышны, бүгенге көнне кайгыртып кына үтә. Күп мәндәләр көннәрен ашап-эчеп, уен-көлке белән, нәпесләре теләгәнчә яшәп уздыралар. Алар уйлавынча, җирдә яшәп, бөтен нәрсәне татып карарга, кояш астында иң яхшы урынны алырга тырышырга кирәк. Ни өчен? Нәпесең теләгәнне эшләр, күңелеңне басылдырыр, рәхәтлекләр алыр өчен.

Мәндәләр тереклекне җулдан җазган беренче кешедан алганнар. Егылыр өчен югарыда булырга кирәк. Беренче кеше нәкъ меня шул югарылыкта була - ул йөзгә-йөз Ходайның үзе белан аралаша, ул Ходайга ышанып яши һәм үзе дә Ходайдан изгелеклелек алып, аңарга охшарга тиеш була.  Әмма беренче кеше җазыклы юлны сайлый - Ходайдан башка гына яшәргә тели. Мондый юлны сайлаганнан соң, кешеләр бозык табигатьле, нәпесле, үз-үзләренә бикләнгән, үзләрен генә сөюче, Ходайны белмәүче Ходайга җакыная алмаучы булып туалар. Бу катастрофаны җиңеп чыгу өчен, Христос тәннәнеп җир өстенә килә. Һәм хәзер яңадан Ходайга җакынаерга, Ходай белән мәңгелек тормышка ирешергә теләүчелар моны яңадан Христос аша эшли алалар. Әмма бу автоматик рәвештә эшләнми... Ходайга җакынаюның беренче адымы - ул ураза тоту. Ураза тотуның эчтәлеген нәпесләр турындагы белемнәрдән башка аңлап булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев