Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Пасха бәйрәмен данлый торган җырулар, шигырьләр

Олы көн – иң якты бәйрәм. Олысы-кечесе куанып, әлеге җыру-шигырьләрне өйрәнегез.

Бөтен җирдә чаң кагыла

А.Майков сүзләре

Русчадан Г.Макаров тәрҗемәсе

Бөтен җирдә чаң кагыла,

Халык чиркәүгә агыла;

Таң җактысы күтәрелә,

Әйтеп: "Христос терелеп торган!"

 

Кар капламнары җукарган,

Җылга богауларын җырткан,

Яшелләнә җакын урман,

Әйтеп: "Христос терелеп торган!"

 

Җир җокысыннан уянган,

Кыр-болыннар да кейенгән,

Бәйрәм килә кодрәт белән,

Әйтеп: "Христос терелеп торган!"

 

Бүген бездә шатлыклы көн

Г.Макаров музыкасы һәм сүзләре

Бүген бездә шатлыклы көн,

Тыныбызга татлылык -

Җирдәгеләр күңел ача,

Күктәгеләр сөенә.

 

Гумерләрдән гумерләргә,

Кешеләр белән бергә,

Күк өстендә яшәүчеләр

Белән сөйеник без дә.

 

Сабыйлар күк шатланыйк,

Сөенечкә керейек.

Христос бүген терелеп торган,

Гүрнәчәдән чыккан күк.

 

Без, барысы эшетсен, дип,

Аңа шөкер итәбез,

Җиңелмәс көч ул - Иисус,

Сүнмәс сөю ул - Иисус,

 

Зур рәхимнек ул - Иисус,

Мәңге кадер ул - Иисус,

Җакты эйям ул - Иисус,

Җан татлыгы ул - Иисус.

 

Таган атыну такмаклары

Геннадий Макаров

Язын-җәен уйнагач та, көзен кәбен койдыра.
Олы көннәр килеп җитте, безне кем атындырыр?
Авылдагы җегетләрнең таган бавы җитмидер!
Биек итеп атындым – аргы урамны күрдем:
Кайда кем уйнаганын, күкәй тәгәрәткәнен.
Биек тауның башларында таганда атыналар;
Җырларга иренсәләр дә, биергә яраталар.
Таган астында торасың, нечкә билең борасың;
Нечкә билләреңне борып, кемне көтеп торасың?
Олы көннең таганында бергә атынсак иде;
Азаккы сулышка кадәр бергә яшәсәк иде.
Биек таган башларында әйләнә бер бөтергеч;
Булса булсын җан сөйдергеч, булмасын җан көйдергеч.
Биек таганда атына ике бөркет, карчыга;
Ике күреп, бер сөйләшсәң, йөри дигән дан чыга.
Тау башында биек таган, рәхәтләнеп атынам;
Быйылгы җәйне уйныйм да, көзгә кәбен койдырам.
Безнең таган биек оча, кимә тапычкы – тая;
Җиде ятны сөймәм диеп, биргән вәгәдәң кая?
Олы көннең атнасында биек таган коралар;
Таганда атыналар да, аннан кәбен коялар

Олы көн

Никифор Тукмачёв

Бу көн безгә нурлы көн,
Җанда шатлык тулы көн.
Бәйрәм көн бу - Олы көн.
Христос терелеп торган!!!

Әби-бабам белгән көн,
Борынгыдан килгән көн,
Җиргә иман иңгән көн.
Христос терелеп торган!!!

Көне дә кояшлырак,
Аш-су бүген затлырак.
Йөзләр бүген яктырак,
Христос терелеп торган!!!

Бу көн - безнең көткән көн,
Безне бердәм иткән көн,
Халкым келәү иткән көн.
Христос терелеп торган!!!

Сөенчегә балалар,
Манган күкәй алалар -
Изге хәбәр салалар:
«Христос терелеп торган!!!»

Белмәгәннәр белсеннәр,
Ишетмәгән - ишетсен,
Бәйрәм бүген, Олы көн!
Бу изге көн - безнең көн -
Христос терелеп торган! 


 Олы көн 

Зинаида ЗАХАРОВА


Келәүләр үтә җырланып,
Күңелләрдә бәйрәм хисе.
Табын түрләрендә кызыл
Күкәй – ул Олы көн төсе.

Иртә таңнан йөгерешеп
Балалар күкәй җыялар.
Чиркәүләрдә сөенешеп,
Бәйрәм иманы җырлыйлар.

Олы көн җырулары да
Җырлана Ходайны зурлап.
Христосның терелү көнен,
Гаделлек Кояшын даннап.

Яктылык үлемнән өстен,
Христос чыннап терелеп торган.
Гаделлек Кояшыбыз ул,
Күңелгә сөенеч тулган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    христос терелеп торган!Бик рахмат сезга!