Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Оло уразадагы элекеге атна кӧннӧ ӓйтелгян ӱгет

Жазыклардан котолоб, сез дӧрӧслӧк уллары булдыгыз. ( Римл. 6, 18).

Ӓгяр дя бейек тау башына меняргя туры кился, кютяргян кютяряме дя ауыр булса, таудан менеӱе бик читен булыр, меня алмый азабланыб бетяр. Шул арада бер-бер кеше анын артыннан житеб: кая мин жяш кеше, минем ӓйберем жук, кютярямеҥне ӱзем алыб менейем диб, анын кютярямен алса, ул кеше ӱзеня булышкан кешене бик жаратыр ла баса, аны гумереня онотмас, ӱлгянче аҥар тау итяр.
Эй туганнар! Безгя тау ӧстӧня геня тӧгӧл, бик бейек таудан да жугарыгы кюкляргюк меняргя туры килер. Анда ничек менеб житярбез? Ӧстӧбӧздя бик ауыр кютярямебез бар – жазыкларны ӓйтеӱем, жазыктан ауыр ней булсын, жазык кютяряме белян кюккя менеб булмас. Жазыклы кӧйӧ беряӱнен дя кюккя меняр кале жук. Шул сяятлей Ходай Iисусъ Христосъ зур изгелегеннян, кешене сӧйгяннегеннян, безнен ауыр жазыкларны Ӱзе кютяргян. Жазык кютяряме бик ауыр, ул кешене кюккя кютярелдерергя ирек жибярмей, ӓммя тӧбсӧз жиргя, тамукка таба басыб тӧшӧря. – Iисусъ Христосъ жазыкларыбызны качка менгезгян, кюккя тӧгӧл, кюктя жазык кылыу жук.
Ӓуӓле, бер чакта пяриштялярнен берсе ӱз иркендягеляр белян олосомакланыб, Алла бойорогоннан узыб жазыкланганнар икян, Ходай аларны шул сяттюк кюктян тӧбсӧз жиргя, жяням астына кырылдырыб тӧшӧргян. Жазыкны Ходай Iисусъ Ӱз иркеннян Ӱзен качка кадаклаткан чагында ӧстӧня кютяргян, жазыкларыбызны да кадаклаткан. Зур изгелекле Алла Ходай жазыкланган ӓдям затын кызганыб, аны жазыкларыннан жолар ӧчӧн, жазык азабыннан коткарыр ӧчӧн Ӱз иркеннян качта ӱлгян. Ник былай бяля-каза, чир, кыйын, кюб азаб кюрябез дисягез, мына ней ӧчӧн, ул жаҥадан жазыкланганыбыз ӧчӧн, жазыкларыбызны Алла алдында священниктян жяшергянебез ӧчӧн, жя тяӱбя итеб кабат шул жазыкларны кылганыбыз ӧчӧн. Мяндямне тӧзятейем, аҥга китерейем, жазыкларына ӱкенеб тяӱбягя килсен диб Ходай кешегя кайгы-касрят, бяля-каза, ӓр тӧрлӧ чир жибярядер. Ходай Ӱзе ӓйткян: кем дя кем Миҥа эярясе кился, ӱзен- ӱзе ӱҥгяртсен, качым алыб эземнянкилсен, дигян.
Жазык ӓйтеб, тяӱбягя килеб, жазыкларыгыздан тазарынганнарыгызга мыннан ары ней эшляргя киряк? Апостолъ Павелъ былай ӓйтя: жазыклардан жолонгач, сез дӧрӧслӧк уллары булдыгыз, дей. Кем дя кем жазык кылса, шайтан коло була, ул шайтанга кызмят итя, кем дя кем Ходай коло булса, сауаблык эстяся, ул Аллага кызмят итя, дей. Сюз сӧйляшсяҥ жалганны сӧйлямя, дӧрӧснӧ сӧйля, эш эшлейсен икян, эшеҥне бозок эшлямя, жакшы эшля; сатыу итясеҥ икян, алдалаб сатма, дӧрӧсӧннян сат, беряӱне дя алдама, дӧнья нястясе ӧчӧн жаныҥны жугалтма, бер эшеҥне дя кул бозоб эшлямя. Аллага кызмят итсяҥ дя падшага кызмят итсяҥ дя, жя кешегя кызмят итсяҥ дя кызмятеҥне чын кюҥелдян гадел ит.
Бу кӧннярдя келяӱ итеб, жазык ӓйтеб, жазыклардан тазарындык, мыннан ары жазык кылмаска, дӧрӧс торорга тырышыйк, Ходай кушканча торойом, жазык кылмаска тырышыйм дисяҥ, ӓлдян ӓле Евангелiене, жя Алланын бютян кенягялярен укы, жя кеше укыганны тыҥна, изге аталарнын тормошларын белергя тырыш, аларнын ничек изге торганнарын, ничек сауаблы жӧргяннярен, нейдей изге эшлягяннярен кара да син дя шулай кылырга тырыш. Ӓгяр дя кабат тагы жазыклансаҥ, жаныҥны жазыкка батырсаҥ, сятендюк ӱкенеб тагы тяӱбя ит. Сак булыгыз, алдагы гумердя ней булырын белер хал жук, ӓлля келяӱгя жӧрӧб, жазык ӓйтеб, жазыкларыгыздан тазарынырсыз, ӓлля жук. Уттан ничек сакланасын, жыланнан ничек качасыҥ, усал кейектян ничек куркасын, алардан бигеряк тя жазыктан сагай, аннан жырак кач, аннан бигеряк курык.
Эй туганнар! Келяӱгя жӧрӧб, священникъ карышысында тороб, жазыкларыбызны Ходайнын Ӱзеня ӓйттек, инде без жазыксыз, жазыкларыбыз бетте, бар да кичерелде диб бел, тик ӱзеҥне ӓӱлеягя санама, жалан жя уй белян, жя эш белян жазыкланганыҥны исеҥнян жибярмя, жазыксыз бер Алла гына, ӓммя ӓдям жангыша. Жаныбыз тянебездян чыкканчы, тянебез алынган тупрагына кайтканчы жазык бездян калмый, бик уйлы, нык кешеляр геня, иманнылар гына аны жиҥяляр. Дӧньядя изге торган кешеляр исябсез кюб, алар гумер буыйына теляк теляб, ураза тотоб, Ходайны кадерляб торганнар, алай булса да берсе дя ӱзен мин жазыксыз, мин изге диб ӓйтмягян, андый уйны кеше кюҥеленя тик шайтан гына сала. Без келяӱ итеб жазык ӓйтергя ӓзерлянгян чагында да ӱзебезне ӱзебез бик ӓйбят тота алмыйбыз. Эй Ходай! Жазыклы кӧйӧ ӱлмясяк эйе, жазыкларыбызны кичереб, безне жомаклы итсяҥ эйе. Аминь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев