Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Нужалык

“Буквардан соң укый торган кенәгә” дән алынды.

Бер багытта ике агай-эне кеше жәнәшә авылда торганнар, аларның берсе бай булган, икенчесе нужа булган. Бай агасының бәйрәме җиткәч, җарлы энесе аңар кунакка килгән дә агасына: ай агай, бүген синең бәйрәмең: ичмаса син мине бал белән сыйла, дигән. Бай агасы аңар: кисмәктән туйганчы эч, дигән. Кисмәктә су булган. Энесе суны туйганчы эчкән дә өенә җырлап кайтып киткән. өенә кайткан чакта, ул үзе белән җырлаган аваз ишеткән дә: минем белән кем җырлый? дип сораган. Аңар: мин диб, аваз килгән. Ул тагы: син кем? дип сораган; аваз әйткән: мин нужа дигән. Нужа кеше тагы сораган: син кая барасың? дигән; нужа әйткән: синең белән барам дигән. Нужа кеше аңар: ни эшләп син минем белән барасың? дигән. Нужа әйткән: мин гел синең белән йөрим, дигән. Нужа кеше аңар әйткән: минем белән жөрсәң, айса мин өйгә кайткач та үләм, дигән. Нужа әйткән: мин дә синең белән үләрем, дигән. Өенә кайткач, бу кеше гроб җасый башлаган; гробны җасап бетергән дә нужага әйткән: гробка кер, кердеңме инде? дип сораган. Нужа әйткән: инде мин гробта, дигән. Аннары җарлы кеше гроб капкачын җабып кадаклаган да гробны зыяратка алып барып күмгән. Шуннан ары ул байый башлаган.

Агасы аның баеганын ишетеп, ул ничек баеды икән дип, аннан сорарга килгән. Килгәч, энесенә: син ни эшләп баедың? дигән. Энесе аңар әйткән: минем синең бәйрәмгә барганым исеңдәме? Шул чакта син мине су белән сыйладың. Мин шул суны эчкәч, исереп, өйгә җырлап кайтып барадырыйым, минем белән бер кеше җырлаганны ишеттем дә: минем белән кем җырлый? дип сорадым. Мин җырлыйым, дигән аваз ишеттем дә, тагы: соң син кем? дип сорадым, ул әйтте: мин нужа, диде. Шуннан ары бу нужалыкны бетерергә мин бик тырыштым. Өйгә кайткач, үземә дип гроб җасаганыйым, ул гробка нужа кереб җатты . Мин гробның капкачын җаптым да зыяратка итеп күмдем, дигән. Агасының энесе баеганга бик ачуы килгән, ул зыяратка барган да нужаның гробын казып чыгарып, монда чык, син андамы? дип дәшкән. Нужа: мин монда, дигән. Анда булсаң, әйдә энемә барыйык, ул хәзер инде баеды, дигән. Нужа: аңар әйткән: жук, мин синең белән барам, ул мине үтерә җазды дигән дә бай белән киткән. Шуннан ары бай белган. Җарлы энесе, Алла кушкан буенча, хәзер дә әйбәт тора ди.

Кешегә баз казыма, казыган базыңа үзең төшәрсең.

Байлык зурлык түгел, юклык хурлык түгел.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев