Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Мяскяӱ белян Бӧтӧнроссiягя Патрiархъ булыб тороучы Кириллнын Оло Кӧн бяйряменя атаб жибяргян жазыуы

Ходайыбыз Iисусъ Христоснын Атасы Аллабыз даннаулы. Ул Ӱзенен оло изгелеге белян, Iисусъ Христосны ӱлгяненнян терелтеб торгозоуы белян, безне терелеккя тыудырыучы. (1Пет.1,3)

Эй священникъ башлыклары бик кадерле архiерейляр, данныклы аталар, кӧрмятле ир монахлары белян кыз монахлар, кадерле туганнар!

Шушы ис киткей бейек бяйрям кӧннӧ, Ходай Iисусъ кабердян терелеб тороу какында сӧйӧнӧчкя тулыланыб, мин кюҥелемнян дӧньяне коткара торган Оло Кӧн бяйряме белян сезне котлойом, сезне тормош теркей торган боронго сюз белян карышы аламын да:

Христосъ терелеб торган!

Ӓле ӱлгяненнян терелеб торган Алла Улы, Ӓдям Улы Ходайыбыз Iисусъ Христосны жырыулар белян тын жырлары белян апостоллар арткылы куйылган бер гня арыу Чиркяӱ Ӱз тулылыгы белян зурлый, Ул ӱлемнен кыуатын бетереб, Ӱзенен бозолоусыз Падшалыгын ачкан ӧчӧн. Чыннаб та бӧгӧн бар урыннарга, кюккя, жиргя, жирнен астына да жакты тулган, булган нястяляр барысы да Христосъ терелеб торган кӧннӧ бяйрям итсенняр. Анын белян без ныгайыб торабыз (Оло Кӧн каноны, 3-нчӧ жырыу).

Без Евангелiядягечя миро алыб барыучы хатыннар кюк, жя терелеб тороунын иҥ элеке тыныкчылары Коткарыучынын башка ӧйрянеӱчеляре сымак, бу оло сӧйӧнӧчнӧ ӱз жакыннарыбызга, кадерле кешеляребезгя, безнен белян аралашыучыларга, таныш ӓдямняребезгя житкерергя тейеш. Без аларга ӓйтябез дя: Христосъ терелеб торган! диб. Беряӱляр, мыҥар кюб гумер элек боронго ышаныучылар кюк, шунда ук жауыаб биряляр: чыннаб терелеб торган! диб. Кайберляре Фома апостолъ кюк, шиклянебряк ӓйтяляр: мин Анын Ӱзен кюрмейче, Анын Ӱзеня тейенмейче, ышанмам инде диб. (Iн.20,25) Кайсылары шушы хабярне бӧтӧнняй ук чигеряляр.

Ходай Iисуснын терелеб тороуы Христосъ дене ӧчӧн теряк, ышаныу нигезе, Анын аумый торган баганасы. «Ӓгяр Христосъ, ӱлеб, терелеб тора алмаган икян,- святитель Iоаннъ Златоустъ ӓйткянчя, - шул чакта жазык бетерелмягян, ӱлем жиҥелмягян була, <…> без бушка ӱгетлягян булабыз, ӓммя сез бушка ышанган буласыз» (39-нчы ӱгеттян, Коринфъ кешеляреня жибяргян 1-нче жазыуга).

Коткарыучы Ӱзенен жолауы белян кюк белян жирне, мянгелек белян кыска багытны, Булдырыучысы белян барлыкка килеӱчене, Алла белян ӓдямне кушылдырган. Ул Булдырыучы белян ӓдям арасында салынган иҥ элек тугайдан узган. Бойорок бозоу, Булыдырыучыга укчясен кютяреӱ арткылы, дӧньясендя жазык белян ӱлем эя булганнар. Ӓммя багыт тулылыгы килгяч, - Павелъ апостолъ ӓйткянчя, - безне Ӱз уллары итяр ӧчӧн, Алла Ӱзенен Бер гня тыуган Улын жибяргян (Гал.4,4-5).

Христосъ бозоксоз иҥ чиста Алланын дӧнья жазыгын Ӱз ӧстӧня алыучы Бярян(1Пет.1,19; Iн.1,29). Ӱзе Кюктяге Атага иненкелекле булыб, ризалык иткян ӱляргя дя, ӱлеӱен дя качта ӱлгян (Флп.2,8). Ул ӓдям затын табышы белян Булдырыучысына кайтарган, Анын белян татыуландырган. Заты белян Ӱзе Алла Улы булыб, Ул безне дя дяӱлят арткылы Алла уллары итя. Безнен жанны жактыртыр ӧчӧн, тынны бахетле мянге тормошло итяр ӧчӧн, Алла белянпадшалыгынын киче жук кӧнӧня (Оло Кӧн каноны, 9-нчы жырыу) Ходай жул ача.

Жазык коллогоннан безне иркенгя чыгарыб, кюк астындагы жаман тыннар белян, бу дӧнья карангылыгын тотоб тороучыларнын (Еф.6,12) кыуатларын бетереб, Ходай кюккя кютяреля, анда Мянге Атанын уҥ жагында утырыб, Ӱзенен алалмастый данын ала. Шул чорда ук Ул жир ӧстӧн ташлаб китмей, Ӱз ӧйрянеӱчеляре белян айырылмый, алар белян Ӱз Тянен: Церковьне, апостоллар арткылы бӧтӧн жиргя куйылган Бер гня Арыу Жыйынны короб калдыра. Христосъ Чиркяӱгя баш, Чиркяӱ Анын котолоу кимясе, Анын белян Ул тормош дингезе арткылы, анын дулкыннарын жарыб бара, кюктяге тыныч урынга хатле алыб чыга, барасында да, барысы да Алла булсын ӧчӧн (1Кор.15,28).

Христiаннар Арыу Чиркяӱ саны булганга кюря, дӧньядя Анын данны кызмят эяляре булырга тейеш. Безгя хатле булган ден туганнарыбыз шул ук: апостоллар, миро алыб килеӱче хатыннар, азабланыучылар, жактыртыучылар, жараулылар белян гаделляр кюк, безгя дя Ходайнын исемен ололарга, халыклар арасында Анын эшен ӓйтергя (1Пар.16,8) киряк. Алла Улы, Ӓдям Улы ӓйтя торган тӧгӧл сӧйӧӱлӧге аркасында безнен ӧчӧн качта иҥ таза Канын тюккян, бу турда да без дя ӓйтергя тейеш. Ул безнен жазыкларыбыз ӧчӧн жараланган, азаб кичергян(Ис.53,5), безне дӧрӧскя чыгартыр ӧчӧн терелеб торган (Рим.4,25), безгя дя ӓдямняргя сюз белян, эш белян, тормош белян мыны таныкларга киряк.

Кадерле туганнар! Тагы да, тагы да, бӧтӧн кюҥелемнян сезне жакты бяйрямнярнен бяйряме, кыуанычларнын кыуанычы, коткарыучы Алла Пасхасы белян (Оло Кӧн каноны) котлойом. Изге Iоаннъ апостолъ безне ӧйряткян сымак, бер‑беребезне сӧйӧйӧк, сӧйӧӱлек Алладан шул, без Анын арткылы терелек алсын диб, Алла Ӱзенен жангыз тыуган Улын безгя жазыкларыбыздан тазарыныу ӧчӧн жибяргян. Алла безне шулай сӧйгяч, инде без дя бер‑беребезне сӧйӧйӧк (1Iн.4,7‑11). Бар тормош жулларында шушы сюзляр белян кулланыйык, алар арткылы атылыб торойок арыу эш кыларга, жырактагылар белян жакыннарга кызмят итяргя. Аминь.

Мына бу Ходай булдырган кӧн, шушы кӧннӧ сӧйӧнӧшӧб кыуанышыйык, чыннаб Христосъ терелеб торган!

Кирилл

Мяскяӱ белян бӧтӧн Россiягя Патрiархъ

Оло Кӧн,

2019-нчы жыл

Чыганак: Казандагы Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвенең Вконтакте социаль төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев