Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Кöдрятляр кылучы Изге Николайныҥ тянен Бар каласына кючергян кöн

22 май - Арыу Жыйын Кöдрятляр кылыучы изге ата Николайны искя ала

Зурлау:

"Эй Изге святитель Николай äтей, сине зурлыйбыз, сине исебезгя алыб кадерлейбез, син дя безнеҥ öчöн Аллабыз Христоска инялясеҥ".

Кöдрятляр кылыучы Изге ата Николайны

Зурлау:

"Эй Изге святитель Николай äтей, сине зурлыйбыз, сине исебезгя алыб кадерлейбез, син дя безнеҥ öчöн Аллабыз Христоска инялясеҥ."

 

Бар дöнья жактырткычы,

Изге Николай äтейебез.

Синеҥ тöсöҥя караб без

Жаныб теляк äйтябез.

 

Епископ кызмятендя

Булган Миры калада.

Жирдягеляр сине беля

Карты,яше,оло,бала да.

 

Бöтöн дöнья жыйыны:

Святитель жыйылган.

Христосны курлаучы

Жауыз ауыз жабылган.

 

Ӱз сюзеҥне ,чынлыкны

Курыкмыйынчы äйткян,

Жалган дендягеляргя

Дöрöслекне кюрсяткян.

 

Христось Ӱзе кюренеб,

Евангелие сиҥа биргян,

Алла Анасы жакын итеб,

Бöркяӱечен бöркягян.

 

Кызлары каряб булганда,

Алтын тяҥгяляр сузган.

Агарган чячле атаныҥ

Оло кайгы,кöйöге узган.

 

Оло диҥгез кимясенеҥ

Ашлыгы тулыб торган.

Синеҥ даныҥ таралгач

Диҥгезгя маяк булган.

 

Кысанлык кюргян чакта,

Син иркеннек биреӱче,

Нэй кял эйтим ?дигяндя,

Жöряк жаныу кюреӱче.

 

Синеҥ тöскя инялябез,

Жярдям киряк булганда,

Жырыб чыга алмаганда,

Жöзляребез сулганда.

 

Дауыл каты бяргяндя,

Жибярдеҥ син жярдямне.

Жырыб чыкмаслы хäлдя

Кютярдеҥ син äдямне.

 

Эй изге Николай äтей,

Без öчöн инял Ходайга.

Ходайыбыз ташламасын,

Жяшяӱ барсын оҥгайга.

 

Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев