Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Казанскийда егетләр һәм кызлар үзләренең булачак парларын күзләгәннәр

21 июль - Казанский. Керәшеннәрнең духовная миссиясесе җитәкчесе, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов Казанский бәйрәме турында сөйләде

Казанский ул – Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә, 21 июльдә уздырыла торган бәйрәм. Ни өчен 21 июльдә дигән сорауга җавап гади генә: чөнки 1579 елда нәкъ шул көнне әлеге икона табылган. Православие чиркәвендә бу икона аерым хөрмәткә ия.

 “Казан иконасы” турында ишетмәгән бер генә керәшен дә юктыр, мөгаен. Революциягә кадәр ул престольный, ягъни приходка караган авылларның  төп бәйрәме булган. Күп кенә чиркәүләр Казан Изге Ана иконасы исеме белән аталганнар.

 Бу бәйрәм көнне керәшен авылларында тәре йөрешенә (поход) чыкканнар, келәү иткәннәр. Казанский бәйрәменә туры китереп, авылларга башка өязләрдән дә керәшеннәр килгәннәр. Авылның престольный бәйрәме кичендә барысы да уенга җыелганнар, күңел ачканнар. Егетләр һәм кызлар үзләренең булачак парларын күзләгәннәр, танышканнар...

Совет чорында чиркәүләр халыктан тартып алынгач, престольный бәйрәмен уздыру мөмкинлеге беткән. Ә шулай да керәшеннәр җаен тапканнар, дин мәсьәләсендә элгәреләрдән килгән тәртипне саклап калу максатыннан, ул көнне  зиратка барганнар. Тора-бара бу матур бер гадәткә кереп киткән.

Казанский  бәйрәменең тарихына килгәндә, билгеле булганча, Изге  Мария Ана 1579 елда Казанда Матрона (соңыннан ул монахиня була) исемле бер кызга өч мәртәбә күренгән. Ә ул  стрелецлар йөзлеге башлыгының кызы булган. Шуларның янган йортлары биләмәсендә инде кызга өч мәртәбә күренгән Казан Изге Ана иконасы табылган. 1591 елда бу иконаның могҗизалы көчкә ия булуын таныйлар. Ул табылган урында хатын-кызлар өчен Казан Богородица монастыре төзелә. Аның беренче монахинясы – әлеге Матрона.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев