Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иртәгә Тихвин чиркәвендә соборование була

Бу хакта чиркәүнең “ВКонтакте” группасында хәбәр ителә

2 апрель көнне иртәге 9 сәгатьтә Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвендә керәшенчә соборование, яки май сөртү җәшереге була. Соборование, күпчелек вакытта, Олы уразаның 4-5 нче атналарында уза.

Май сөртү җәшерегенә кешеләр савыгу, чирдән арыну өчен бара.  

Еванглие китабында “Чирләп, урыннан тормый ята башласагыз, священниклар чакыртыгыз. Алар – җиде священник килеп, укып, май сөйтергә тиеш”, дип язылган. Әлегрәк заманда ул теләсә-кайсы вакытта һәм өйдә генә эшләнгән. Хәзер инде дөньялар бераз үзгәргәч, кешеләр үзләре чиркәүгә барып, соборование уздырталар.

Бу йоланы башкарганда священник кешенең исемен әйтеп, җиде тапкыр укып, җиде тапкыр май сөртә. Шуннан соң, священник Еванглие китабын ачып, һәрбер кешенең башына куя. Соборование вакытында җазыклар кичерелми. “Соборованиега булган җазыкларыңны әйтеп, үкенеп, өлеш алып килергә кирәк”, - ди священниклар.


Фото Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвенең "Вконтакте" группасыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев