Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Кешене җаманлап сөйләшү - зур җазык

Түбәндәге үгетебез яман гадәтләрдән тыелып торырга кирәклекне тагын бер кат искәртә

Кешене жаманнау
Кешенен жакшылык кылганын онотма, жаманнык кылганын исеҥдя тотма. Кайтара алмаслыкка бир, сыйлый алмаслыкны туйдыр. Жыгылганны кютяр, ауарга торганны теряб тор. Беряӱ турында жаман хабяр эшетсяк тиз ышанабыз, арыу хабяр эшетсяк шиклянебряк торабыз. Алай тейеш тӧгӧл. Арыу кюҥелле кеше, кешенен арыу данын жяйелтя, усал кюҥелле кеше, кешенен жаман атын жяйелтя. Беряӱ жазыгын беряӱгя житкезмя. Чыдамыйчы кешегя жаман сюз әйтеӱ, жан тынычын бетеря. Кешене жаманнаб сӧйляӱ, ӱзеҥя дя аҥар да бик кюб зыян китеря, ул эш Ходайга бик карышы. Мине кеше сӧйсӧн дисяҥ, кешенен жангышканын жяшереб, арыу эшлярен гня сӧйляш, ӱзеҥне сӧйдӧртӧӱ ӓмяле шул. Безгя жакшылык итеб торган кешене сӧйлӧӱ бик асат, тик безгя карышы торган кешене, безне рянжеткян кешене, жаманнаб сӧйляшмей тюзеӱе бик читен. Бар кешене дя сӧйӧгӧз, беряӱгя дя жаманнык кылмагыз, усаллыкка карышы усаллык кайтармагыз. Кечесе белян дя, олосо белян дя, бар кеше белян дя татыу торогоз; кечелянегез, бик каты рянжеткянне дя, бик интектергяннярне дя кичерегез. Кюҥелегезгя олосомаклык кермясен.

Ӓгяр дя кешенен рянжетеӱе сезне бик кайгыртса, кешегя арыулык теляб кляӱ итегез, кляӱ иткяч, жаныгыз тынычланыб китяр. Катер калыб, ачыу килгян чакта, ачыуны китереӱчегя сюз ӓйтмей торогоз: ачыу басылгач, ашыкмыйчын тейешле сюзне ӓйтерсез. Сабырлык белян ӓйткян сюз кешенен ачыуын басылдыра. Рянжерлек итеб ӓйткян сюз кешенен ачыуын ӱстеря. Кеше каты ӓйткянгя без бик рянжейбез, без каты ӓйткяндя кеше ней эшлей икян? Кешене тӧзятердян алдан, элеке ӱзеҥне тӧзят. Беряӱне дя кимсетмя, ӱзеҥнян олоно атаҥ кюк кюр, тиҥдяшеҥне туганыҥ кюк кюр, ӱзеҥнян кечене улыҥ кюк кюр. Кешегя жул куйган кеше акылы кюб икянен кюрсятя, буйга алыб узыучы кеше белемсез икянен кюрсятя. Сиҥа жаман сюз ӓйткян кеше, ӱкенеб сиҥа килеб сыйынса, аны кабыл ал, ник миҥа алай ӓйттеҥ диб тя сорама. Кешегя изгелекле бул, ӱзеҥя-ӱзеҥ каты бул. Кеше айыбын тикшермя, ӱз айыбыҥны жяшермя. Ӱзеҥнен ничек икя- неҥне ӱзеҥ тикшереб белеб тороу бик зур белемнек.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев