Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Үгет: Иске дусны ташлама, яңа дус иске дуска тиң булмас

“Жакшы” китабында басылган үгетне тәкъдим итәбез

Иске дусны ташлама, жаҥа дус иске дус белян тин булмас. Усал кешенен данына кӧнчӧлӧгӧн килмясен: суныннан аҥар ней буласыны белмейсен. Бозок кешеляргя эярмя. Кеше ӱтерергя ирке бардан жырак тор, ӱлярлек куркыныч кюрмяссен. Ӓгяр дя шундый кеше белян бергя тормый хӓл булмаса, сак бул, бер сюзендя дя жангышма, жангышмасан гна башынны бетермяссен. Сыный алган дусларыннын турылыгын, гаделлеген сына. Акыллы кешеляр белян киняш ит, белемне кешеляр белян сӧйляш. Мактарлык ӓйбер оста кешенен кулыннан чыга, акыллы тюря ӱз сюзеннян мактаулы булыр. Уйламыйчы жайсыз кюб сӧйляшеӱче кешедян жирдяшляре куркалар, казаб сӧйляшеӱче кешене кем булса да жаратмый.
Эй, улым! Кюб эшкя тотынма, берсен жюнняб эшля, кюбкя тотонсан, зыянсыз калмассын, бик ашыксан да ӧлгӧрӧб житкезя алмассын. Беряӱ тырышыб, кайгырыб, азабланыб эшлей дя, арттыра алмый. Беряӱ ӱзе эшкя жомошак була, кӧчӧ дя ӓз, бик жарлы, алай булса да изгелекле Ходай аҥар кюз салыб, аны жарлылыгыннан коткара, кюб кешелярнен исе китярлек итя. Саулык та, ӱлем дя, жарлылык та, байлык та Ходайдан киля. Ходай изге тормошло кешеляргя дяӱлят биря, Алланын изгелеге аларны унга жибяря. Беряӱ сараннык белян мал жыйыб бай була, суныннан кыуана: инде жыйган малымны ашаб эчеб рахатлянермен дей. Алай дися дя ӱзе малына кинянмей дя кала, тоймастын гумере ӱтеб китя, ӱзе ӱлгяч, бар малы кешегя кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев