Туганайлар

Чиркәүдә нинди иконаларга һәм күпме шәм куярга кирәк?

Чиркәүдә кемнәргә һәм күпме шәм куярга аптырап калганнарга киңәшләр

Беренче чиратта – Бәйрәмгә яки чиркәүнең үз иконасына шәм куела. Аннары, әгәр андыйлар храмда булса, изге мощларга (Изгеләрнең тән калдыклары), шуннан соң – исәннәргә һәм үлгәннәргә (за здравие/упокой).

Үлеләр өчен шәмне Качка кадакланган Иисус алдына куялар һәм күңелдән әйтәләр:

"Әй, Ходай, чын денне тотып, Христос кушканны кылып үлгән мәндәңне (исемен әйт) исеңә ал. Аның ирекле, ирексез сүз белән, эш белән, уй белән кылган җазыкларын кичер, аны якты, рәхәт урынга, авырту, кайгыру юк урынга, якты йөзең яктырылып, элгәредән бирле изгеләреңне сөендерә торган урынга урнаштыр. Үз Патшалыгыңдагы әйтеп җиткезмәслек мәңге дәүләтеңә, бетәсе түгел рәхәт тормышыңа аны өлештән ит".

Исәннәр өчен яки бүтән кирәккә шәмне, гадәттә, Коткаручыга, Алла Анасына, изге Пантелеймонга, шулай ук, Ходай төрле чирләр һәм нужалар вакытында ярдәм итәргә җибәргән изгеләргә куялар.

Бу иконаларга шәм куйганда күңелдән әйтәсе сүзләр:

"Әй, Алла әүлиясе (исеме), мин җазыклы өчен Аллага инәл (яки кемне сорыйсың, шуның исеме әйтелә)".

Аннан соң, иконага якын килеп, аңа башыңны (маңгай) куярга кирәк.

Шуны истә тотарга: иманнар барып ирешсен өчен, чын йөрәктән ышанырга, сорарга, теләк итәргә кирәк.

Әгәр дә шәмне Барлык изгеләр төсенә куйсагыз, уегызны Күк Патшалыгындагы барлык изгеләргә юнәлтегез һәм инәлегез:

“Барлык Изгеләр, Ходайга безнең өчен инәлегез”, – дияргә.

Изгеләрнең барысы да безнең турында Ходайга инәлә. Тик барыбызны да Ходай Үзе генә кичерә, һәм Үзенең изгеләренең сүзенә колак сала.

Шәмне нәкъ шул санда, шул күләмдә куярга кирәк/тиеш дигән кануннар юк. Кеше үзе күпме тели, күпме булдыра ала, шулай куя. 

Фото: Храм Тихвинской иконы Божией Матери

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: