Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Пагамбәрләр, апостоллар аркылы Алла биргән кенәгәләрне барысын бергә Библия дип атыйлар

Библия - Изге җазыулар. Бөтен дини мәгълүматлар тупланган калын кенәгә

Библиягә дүрт Евангелие, Псалтирь, Иске Закон (русча - "Ветхий Завет", Иисус Христоска кадәр булган вакыйгалар), Җаңа Закон (русча - "Новый Завет", Иисус Христосның тууы, җирдә йөрүе, 33 ел яшәве, кылган кодрәтләре), Чиркәү каноннары, өйрәтүләре, апостолларның дин таратып йөрүләре, аларның язулары һәм Апокалипсис тупланган. Кыскача әйткәндә, барлык христианство Библиягә тупланган. Ул бик калын, эчтәлекле китап. 

"Изге җазыуны без тәре алдында, я бүтән кадерле урында гына тотарга тиешбез. Багыт тапкан саен аны укырга тиешбез, укып гомер буе аруга өйрәтергә тиешбез. Евангелие һәм Псалтирь һәрвакыт яныңда булсын", - дигән Изге атабыз Иоанн Злотоуст.

Бу Изге җазыуларны уку, аларның файдасы турында дин кенәгәсендә түбәндәгеләр язылган. Болар - чиркәү-керәшен телендә, үзгәртмичә бирәбез. 

"Сукыр кеше ничек туры бара алмый, жак жакка ауыша, гел шулай Алла жазыуын укымаган, аны тыҥнамаган, аннан жакты алмаган кеше дя дӧм карангыда жӧрӧй, оҥгай жазыкка ауыша. Иман укыб теляк иткяндя без Аллага сӧйлӧйбез; изге жазыуны укыган чагында Алла безгя сӧйлӧй.

Тагын изге атабыз Ӏоаннъ Златоустъ библіяне сатыб алырга димней, аны алалмасаҥ, Евангеліене алмый калма дей. Евангеліегя кюзеҥ гня тӧшся дя, кюҥелгя арыу уйлар килядер дей. Алайда син аҥар кюзеҥне гня тӧшӧрӧб калдырма, аны алыб укы; укыганыҥны исеҥдя тот, дей.

Ӓӱяле бер дя бер кеше эш эшляб, кызмят итеб, бӧтӧн жамагатын туйдырыб, кейендереб, жорт итеб торган; алайда ул Псалтирне, Евангеліене кӧй китереб, жалан-жалан укыган. Жегерме жылдан суҥ белешляре аҥар ӓйткянняр: жалан бер тӧрлӧнӧ кабат-кабат укыу сине ничек жебкертмей? дигянняр. Ул жауаб биргян: сезгя кем ӓйтте мин бер тӧрлӧнӧ укый диб? мин изге жазыуны укыган сайын анда кӧндя ней булса да жазыуны укыган сайын анда кӧндя ней булса да жаҥаны табамын, дигян.

Алла жазыуын укырга иренмя, жалан тотон, кай тӧшлярен аҥный алмаганга караб туктама, аны кабат-кабат укыб ӧйрянгянеҥ буйынча, башта аҥнамаганыҥны калдыкта аҥнарсын, бӧгӧн аҥнамаганыҥны изгелекле Алла кыуат биреб, сиҥа иртя аҥнатыр. Алла сюзлярен син аҥнамасаҥда, синеҥ укыуыҥны женняр аҥнаб, куркыб калтрашыб торалар. Без изге жазыуда ӓйтелгянчя уйларга тейеш, ӓммя ӱзебездян чыккан чак уйны изге жазыуда ӓйтелся-че дирергя тейеш тӧгӧл. Кешенен кюбесе изге жазыуны укыб, кюбне сӧйляшя белсяк эйе диб-кня укый, кайсылары аны Иродка ошашлы тыҥныйлар.

Иродъ пагамбярляр княгясеннян укыттырыб, Ӏисусъ Христоснын кайда тыуасын белгячен, Аны ӱтертясе булган. Ӓммя син алай булса! Белемне жондозчылар кюк Син Христосны эзляб табыб, Аҥар бюляк китереб башырырга тырыш. Аҥар ӱзеҥне жирдян кюктяге падшалыкка кютяртергя тырыш.

Алла жазыуын укыб, жя аны эшетеб, ӱзен тӧзятмягян кешегя зыян бик кюб дей изге атабыз Тихонъ.

Изге жазыудагын белмяян кешегя жаман, аннан да бигеряк жаман белгян кӧйӧ кылмаган кешегя дей Ефремъ ӓӱлея.

Давидъ пагамбяр изге жазыуны укыунын пайдасын тойоб Аллага ӓйтядер: ӓгяр Синеҥ законыҥ миҥа ӱгет булмаса, кимсетелеӱемдя мин жукка чыгар ыйым; бойорокларыҥны гумергя онотмам, Син алар белян мине терелттеҥ шул. Сюзляреҥ минем тамагыма бик тямне, ауызыма балданда татлы. Бойорокларыҥнан мин акыл алдым, шунныктан мин ӓр-тӧрлӧ жалган жулны жаратмас булдым, дей. 118 пс.

Апостолъ Павелъ ӱзендя ӧйрянгян изге Тимоѳейгя жазган: син жяштянюк изге княгялярне укый белясен, син аларны жалан укы, ӧйрян, ӱзеҥнен ничек икянеҥне бел! Ӏисусъ Христоска ышаныуыҥ буйынча изге жазыудагы сюзляр сине белемнеккя остартырлар. Оҥгай укыб син Алла сюзен тотканныгыҥнан ӱзеҥ дя сакланырсыҥ; сине тыҥнаучылар да сакланырлар, дигян.

Изге Васиій Виликій Псалтирь укыунын пайдасын былай ӓйтядер: псаломъ княгясе бар княгядян дя бигеряк ӱзеҥдя иҥ пайдалыны тота. Псалтирь алда ней буласыны ӓйтядер, ӱткян гумердя ней булганны искя китерядер, кшеегя ничек торорга законъ биря, ничек кыйланырга рят кюрсятя. Псалтирь ӓр-тӧрлӧ арыулыкка ӧйрянгечляр тора торган сауыт, анда Алланы сӧйляб белдереӱлек тулысы белян тора; ул Христоснын тяннянеб килясесен, ӓдям заты терелесене алдын ӓйткян. Псаломъ жанга тынычлык китеря, жилкенеб торган уйларны басылдыра, ачыуланыб торган кюҥелне сабырландыра, тыйнаксызлыкны тыйылдыра, дошманнарны дуска ӓйляндеря, ӱз аралый бозолганнарны татыуландыра, кӧн буйы азабланыб эшляӱдян сулыу алдырыб, жегярляндеря, балаларны хатярдян саклый, жяшлярне жакшы уй биреб матурлый, картларны сӧйӧндӧря, катын кыз жамагатын асыл кейем кюк ӓйбятляндеря. Псаломъ жырлау бяйрямне сӧйӧнӧчлӧ итя, Аллага жарау турысныда сагышландыра. Псаломъ жырлау, таштый каты жӧрякне жомошатыб пайдалыга ӧйрянябез, жакшылыкка ӱгет алабыз, дей". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев