Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүгеннән Олы уразага керәбез

Ураза 27 апрельгә кадәр дәвам итә. 28 апрель - Олы көн - Пасха бәйрәме

11 март көнне барлык православныйлар өчен Олы Ураза башлана. Әлеге Ураза ел эчендәге уразалардан иң озыны санала. Ул Иисус Христосның чүлдә 40 көн ураза тотуы хөрмәтенә барлыкка килгән.

Уразаның мәгънәсе кешенең ит-сөт ашамлыкларыннан тыелып торуында гына түгел, ә уразаның кирәклеген аңлавында, чистарыну һәм дәрт-хисләр белән көрәшендә.

"Әгәр без иттән тыелып торып, якыннарыбызның хәтерен калдырабыз икән, бу — уразадан көлу", — диелә борынгы әйтемдә. Ураза вакытында инде аң керә башлаган балалар өчен дә уеннарда һәм күңел ачуларда беркадәр тыюлар кертелә, шуның белән алар уразаның аерылып торуын тоярга тиешләр.

Шунысы да бар: чын христиан бу көннәрдә боек күңел белән йөрергә тиеш түгел.

Уразада ашаудан тыелып тору белән беррәттән начардан арыну, телеңне, нәфесеңне тыю, гайбәт һәм ялганны туктату да кирәк, дип өйрәтә святитель Иоан Златоуст.

Ураза тәнне савыктыра – күп азыктан җиңеләеп калган тән авыруларга да бирешми.

Ураза тотучылар беләләр: бу вакытта теләкләр кими, күңел ярсулары басыла, җанга тынычлык иңә.

Ураза вакытында иман кенәгәләре җанны аруландыра.

"Үзең, ураза тотканда башкаларны да онытма. Ачларны туендыр, эчәсе килгәннәрнең сусавын бас, авыруларның хәлен бел, тоткында булучыларның да онытма, елаучыларны һәм кайгыда булучыларны юат, барча кешегә җараулы һәм хәерле бул".

Уразаны шундый тәртиптә тотканда, ди, Изге Бөек Василий, без православ христианның Ходай каршындагы изге бурычын үтибез.

Әби-бабайларыбыз, кач кылмыйча, өстәл артына утырмаганнар, өстәл артыннан да иман укымыйча китмәгеннәр. Ашау алдыннан һәм ашаудан соң укыла торган иманнарга балаларны кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев