Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүген Изге Оло Азабланыучы Георгiй Победоносецны искя ала торган кöн

Кюб азабларга чыдаган изге Георгiй Победоносецныҥ тормошы турында

Даннаб жырлый торган Тропарь: 4нче кöй

"Эй кюб азабка чыдаган, жиҥеӱчян Георгiй! тоткондагыларны иреккя чыгарыучы, жарлыларны жаклаучы, хялсезлярне тöзятеӱче, падшаларныҥ  жиҥешеӱчесе булганга, Син Алла Христоска инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы".

Кюб азабларга чыдаган изге Георгiй Победоносецныҥ тормошы

Дюртенче гӱмердя, Дiоклитiан падша бакытында, Христось денен тотоучыларны бик кысканнар. Шул бакытта бер Георгiй атлы салдатлар башлыгы булган.

Георгiй атадан яшь калган, атасын Христось денен тоткан öчöн азаблаб ӱтергянняр икян. Анасы белян Палестинага кючкяч, алар бик баеганнар. Георгiй бик чибяр, шяб жегет булган. Сугышларда ӱзенеҥ жайлылыгы, уяулыгы белян ул дошманнарны гел  жиҥгян ,шунныктан ул жегерме жяшендя ӱк полковник чинын алган.

Бер бакыт падша тюрялярне жыйыб äйткян: минем падшалыгымда Христось денен тотоучыларны бетерясем киля, дигян. Тюряляр аҥар: Христось денен тотоучыларны бик каты азаблаб ӱтерергя киряк, дигянняр. Падша бу жауабка сöйöнеб, тюряляргя тау иткян.

Изге Георгiй уртага чыгыб äйткян: алардан ни зыян сезгя? Сезнеҥ сыннарыгыз Алла тюгел ич, Алла Ходай тик бер Христось кына. Мин дя Христось мяндясе, бер Аҥар гны ышанам, шуҥа кюря Аныҥ чын Алла икянен сезгя курыкмыйча äйтямен, дигян. Падша аҥар жалган аллаларына корман китерергя кушкан, тагын да олорок урын биремен, ӱзеҥне яшь кеня кöйе ирекляб азабка бирмя, дигян.

Георгiйнеҥ каршы торганын кӱреб, öтöрмянгя жабыб, аяк ,кулларын бяйляб кӱкрягеня оло таш бастырганнар.

Иртягесен падша тагы сораган. Изге Георгiй äйткян: мин бу дöньягя мал жыяр öчöн килмядем, Алла миҥа буласы дöньядя Ходай карышысында пяриштяляр белян торордой урын äзерляде, дигян. Алла бездян тырышыулык кöтя, дигян. Шуннан соҥ падша аны зур тягярмячкя бяйлятеб, тягярмяч астындагы тактага кадаклар беркетеб, аныҥ тянен жыртттырыб, жаралаб бетергянняр. Георгiй бар азабка да тюзгян.

Кинят кöн караҥгыланыб, кюктян ауаз булган: эй Георгiй, курыкма, Мин синеҥ белян, диб.

Кöн жактыргач саклаучылар кояш кюк жакты Ходай пяриштясен кюргянняр.

Георгiйнеҥ бар жаралары да тöзялгян.

Падша да, кешеляр дя шаккатыб ышанмыйча торганнар.

Бу кöдряттян соҥ, бик кюб кеше Христоска ышанган. Бу кешеляр арасында падша катыны Александра да булган. Падша аны жаныб тора торган известле базга жабтырган. 4 кöннян соҥ сöяклярен алырга кушкан. Базны ачсалар, Георгiй исян -сау, кулларын öскя кӱтяреб Аллага тау итеб тора дей.

Падша аҥа: син нинди хяйля белян котоласыҥ? - дигян. Георгiй аҥа: бу эшлярне мин тюгел, äммя кюкне, жирне булдырыучы Ходай Iисусь Христось Ӱзе мине коткара дигян. Падшаныҥ ачыуы килеб, аҥа утта кыздырган, эченя очлы кадаклар тутырылган итекне кийерткянняр.

Тагы öтöрмянгя алыб киткянняр Ул бик интеккян, жулда Ходайдан тюземнек сораган. Ходай аныҥ теляген эшетеб, тагы сауыктырган. Аннары аны падша бик каты камчылар белян кыйнаткан. Тик Георгiй нык торган. Христось дененнян танмаган. Аннары ӱтеря торган дару эчерткянняр. Георгiй агыулы сауытка кач кылган да эчкян. Бер нястя дя булмаган аҥа.

Падша аны кылыч белян башын чабтырыб ӱтерткян. Бу апрельнеҥ 23 ендя булган (искечя).

Изге Георгiй ӱлгяннян соҥ, бик кюб жыллар узгач Сиро-Финикiйскь дигян жирдяге бер кюлдя канатлы, аяклы, тырнаклы бер жылан кюренгян.

Жылан кешелярне, малларны кюлгя алыб кереб ашый икян. Вирить дигян кала жакында икян. Бик кюб табкыр жыланны ӱтерергя жыенганнар, тик ӱзенеҥ сызгырыуы белян геня дя кешелярне сыуырыб ала торган булган. Вирить кешеляре жалган денне тотоучылар икян.

Князьляр жыелыб киҥяшеб, кöн сайын жыланга бер баланы ташлый торган булганнар. Калада гел жылау, тилмереӱ булган.Чират бер князь кызына житкян. Кызныҥ анасы кызын кюл буйына илтеб ӱзе кырда жылаб торган. Шунда ул кызы жанына атка атланыб, сöҥгеляр, кылычлар белян торган бер жегетне кюргян. Бу азабланыб ӱлгян изге Георгiй булган.

Изге Георгiй кызга äйткян: Ходай Iисусь Христось исеме белян äр-бер эшне кыларга мöмкин, дигян. Курыкмагыз, сезне коткарырга мине Ходай Ӱзе жибярде, дигян. Жыланны ӱтереб утта жандырганнар.

Изге Георгiй ӱзе кинят жук булган. Алла Христосныҥ бу кöдрятен кюреб, кешеляр Аллага тау итеб, Христось дененя кергянняр.

1769 нчы жылныҥ 26нчы ноябрендя Екатерина II изге исеменя кач жасаткан.

Ул медаль сугышта бик кюб пайда китергян салдатларга гна биреля, шуҥа кюря аны бар медаллардан да зур медаль диляр.

Ул медальне Георгиевский кресть диб атыйлар.

 

"Житие святых"княгясеннян (керяшенняр öчöн)

Компьютерда текстны жыйды Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев