Туганайлар

Бүген Азаб атнасыныҥ Оло четвертогь кöне

Ходайыбыз Iисусь Христос без кешелярне коткарыр öчöн Кич Ашауда "Олöш алыу"(Евхаристия)

Жяшереген биреӱен, Ходайныҥ жыуашлык, сöйöӱлек белян öйрянеӱчеляренеҥ аякларын жыуыуын, Гефсимань бакчасында теляк итеӱен, сатлык Iуданыҥ Ходайны сатканын, азабларын искя ала торган кöн.

Чиркяӱлярдя бу кöннö 12 Азаб Евангелиесе укыла.

Тропарь: 8нче кöй

"Кич ашауда жыуылыб изге öйрянеӱчеляр жактырылганнар, ул чакта усал Iуда акчага биренеб караҥгыланган. Син туры хöкöм итеӱче тюряне законга карышы кыйланыучы тюряляргя саткан.Эй малга биренеӱче, малга туймый асылыныучыны кюр, шундый туйымсыз жаннан кач, öйрятӱчесеня нейдей жаман эш кылыуына кара, эй бар кешеляргя дя изгелекле Ходай, шöкöр Сиҥа."

Кондакь: 2нче кöй

"Тотоб биреӱче кулына икмякне алгач, жяшертен кулын сузыб äдäмне, ӱз кулы белян Булдырыучыны сатыб, Аныҥ бяясен алган, шулай итеб жалганчы кол Iуда тöзялмей калган."

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: