Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүген Арыу Жыйын Изге азабланыучыларны Гурiй, Самонь, Авивны искя ала

28 ноябрь - Арыу Жыйын Изге азабланыучыларны Гурiй, Самонь, Авивны искя ала. Гаиляне саклаучы, жаклаучы булыб саналалар.

Христось öчöн азабланыучылар Изгеляр Гурiй,Самонь,Авивныҥ кылган кодрятляре.

Элекке багытларда Диоклитiань падша (284-305), Максимiань (305-311) падша заманында христианнарга куылыулар булган. Едесса каласында Гурiй äм Самонь атлы христианнар жяшягян.

Аларны тотконга алыб жалган аллаларга табынырга кушканнар. Алар ризалашмагач, бик каты кыйнаб, башларын чабыб ӱтергянняр. Христианнар аларны кадерляб кюмгянняр.

Кюб жыллар узгач, жалган ден тотоучы Ликинiй падша (311-324) багытында да христианнарга куылыулар була. Едесса каласында чиркяӱдя диакон булыб кызмяття тороучы Авивь христианнарга жаклаучы була. Авивны тотконга алыб жаныб торган утка ташлыйлар. Ул ӱля, тик тяненя бер нястя дя булмый. Анасы аны кадерляб, изге Гурiй äм Самонь каберляре жанына кюмя.

Изгеляр ӱлеб кюб жыллар ӱтся дя, алардан кюб кодрятляр киля.

Бер багытны сугыш багытында бер сугышчы-готфь булган. Ул бер Софiя атлы катын öендя торган. Софiяныҥ Евфимiя атлы, бик матур, арыу, Алладан куркыб тороучы кызы булган. Бу кеше нинди жуллар белян булса да кызны ӱзенеке итмякче булган. Тик кыз кюнмягян. Бу Евфимiяныҥ анасыннан, кызыҥны миҥа кияӱгя бир, диб сораган. Бик кюб сорагач, Софiя äйткян: мин сиҥа кызымны бирям, тик син Кябен койгынчы, ден öчöн азабланыб ӱлгян Гурiйнеҥ, Самонныҥ, Авивныҥ каберляре алдында ант ит: öеҥдя катыныҥ жукмы? Евфимiя белян Алла законынча торорсыҥмы? дигян. Готфь ризалашкан, изгелярнеҥ каберлярендя ант биргян: Евфимiяга чаклы катыным жук, аныҥ белян Алла кушканча торормон, дигян.

Сугышлар бетеб, Готфь Евфимiяны алыб ӱз иленя киткян. Жулда Евфимiягя äйткян: минем катыным бар, син беряӱгя дя сине катынлыкка алганны äйтмя, дигян, äйтясеҥ икян, башыҥны чабыб öзярмен, дигян. Шулай итеб, алдаланган, мыскылга калган Евфимiяга кайгылыларны Жаклаучы Аллага жалбарыудан башка бер öмöт тя калмаган. Ул кулларын öскя кютяреб, жылаб äйткян: Мине тыудырыучылар Алласы, телягемне тыҥна, бу ант бозоучыны килеб кара. Гурiй, Самонь, Авивныҥ телякляре какына мине бу бялядян коткар!, дигян.Эй ден öчöн азабланыб ӱлгян изгеляр Гурiй, Самонь, Авивь!

Миҥа булышыгыз. Мин сезгя ышаныб, чит жак кешесеня катын булдым, дигян, Алла алдында минем öчöн жалбарыучы булыгыз, дигян.

Готфныҥ катыны да каты кюҥелле булган. Евфимiя кызмятче булыб жяшягян, ач тотканнар, кыйнаганнар. Баласы тыугач, баласын агу биреб ӱтергянняр.

Евфимiяне тере килеш кабергя куялар, кабер ауызына таш öяляр. Кабердя Евфимiя кинят алдында Гурiй, Самонь, Авивь басыб торганнарын кюря. Алар аҥа äйтяляр:

Евфимiя, сöйöн, котолор багытыҥ житте, диляр. Кинят жукка чыгалар. Евфимiя сизми дя кала, кинят ӱзенеҥ туган жагында изгеляр кабере жанында торганын кюря. Сöйöнöчкя тулыланыб,изгелярнеҥ каберлярен кочаклаб äйткян: Безнеҥ Алла кюктян изгелярен биреб мине коткарды, Син даннаулы, дигян.Бар кеше дя шаккатканнар. Евфимiя изгеляр Гурiй, Самонь, Авивь кылган кодрятне сöйляб биргян, бу кäл бöтöн Грециягя жяйелгян. Готфны хöкöм иткянняр.

Изгеляр Гурiй, Самонь, Авивь гаиляне жаклаучы, гаиля иминлеген саклаучы булыб саналалар.

Гаилядя каршылыклар килеб чыкса,аларга инялергя киряк.

 

"Азбука веры"сайтыннан

Ололой торган кондакь:

"Эй Алла öчöн азабланыучылар, сез нык жактырта торган жактырткычлар булыб, бар булдырылганнарны да кодрятлярегезнеҥ жактысы белян жактыртасыз, чирлярне дя тöзятеб, тирян караҥгылыкны да жалан куыб жибярясез, безнеҥ барыбыз öчöн дя Аллабыз Христоска инялясез".

Фото: orthodoxmoscow.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев