Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бүген Арыу Жыйын изге азабланыучы оло княгиня Елiсаветаны искя ала

1 нче ноябрь - Арыу Жыйын изге азабланыучы оло княгиня Елiсаветаны искя ала. Елiсавета 1864 нче жылда Германиядя герцог Гессен-Дармштадск гаилясендя тыуа. Кечкенядян Ходайга ышана, бик игелекле була

Елiсавета 1864 нче жылда Германиядя герцог Гессен-Дармштадск гаилясендя тыуа. Кечкенядян Ходайга ышана, бик игелекле була

20 яшендя Россиядя оло князь Сергей Александровичка тормошка чыга.

Икесенеҥ ризалыгы белян кыз, жегет килеш яшиляр.

Елiсавета православие денен кабыл итя. 1905 нче жылда Сергей Александровичны террорист бомба шартлатыб, ул ӱля.

Бар булган нястясен казнага, туганнарга öляшеб бетереб ӱзенеҥ акчасына Марфо-Мариинский монастырын тöзетя. Дöнья ряхятлекляреннян китеб монахиня була. 1917-1918 жылларда Россиядя тыныч булмаган багытларда ӱз иленя китяргя мöмкин булса да, Россияне ауыр вакытта калдырмый. Ул илдя" оло матушка" була. Барсын да жыуата, жарлыларга, жятимняргя булыша, лазаретларда жиҥ сызганыб эшли. 1918 нче жылны Пасханыҥ "жакты атнасы" кöннярендя аны кулга алалар, ул соҥгы кöнннярен жабылыуда уздыра. 1918 нче жылда Алапаевск каласы жанында император гаилясе туганнары, монахиня Варвара белян рудник шахтасына ташлаб,граната шартлатыб азаблаб ӱтеряляр.

Эй изге азабланыучы оло княгиня Елiсавета,безнеҥ öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы.

Ырыуыҥ тяртиб жяшяӱ белян,

Арыу,чисталыкны саклаган.

Таза,изгелектя жяшяӱ белян,

Син ӱз ырыуыҥны аклаган.

 

Иреҥ оло князь Сергiй белян,

Сез чын сафлыкны саклаган.

Марфа-Марiя монастырыҥ

Оло исемеҥ синеҥ аклаган.

 

Дошман иреҥ жук иткяндя

Жöряк каныҥ тамгандыр.

Ул кара кöннеҥ кайгылары

Оло жöйне сиҥа салгандыр.

 

Жангыш жуллы дошманны

Оло жöряк синеҥ кичергян.

Тяӱбягя бялки килер,дейеб,

Арыу Жазыу аҥа китергян.

 

Иреҥ жирляб,жалгызлыкта

Башыҥа жаулык жабканыҥ.

Каты дауылларда тынычлык

Бер Ходайда гына табканыҥ.

 

Салдат жаралары бяйлягянеҥ,

Мин"оло" диб ӱзеҥ куймыйча.

Жарлыга,жятимгя,ӱксезляргя,

Сöйеӱ сюзеҥ äйтеб туймыйча.

 

Изге булганыҥ тюбян катламга,

Булсаҥ да оло ырыудан ӱзеҥ.

Кайгы,кöйöктяге,ташланганга

Булган Оло Чынныктан сюзеҥ.

 

Марфа-Марiя монастырыҥны

Син жыйганыҥ Мяскяӱ калада.

Игелектя,тюземнек,арыулыкта

Жяшягян катын-кыз,бала да.

 

Россиядя ауыр кöнняр чакта

Илебезне син ташламаган.

Монастырь кызларын ташлаб,

Жиҥел тормош башламаган.

 

Дошман тянеҥ ташласа да,

Шахтага Алапай каласында.

Ходай оло кодрятляре белян

Син Гефсимань бакчасында.

 

Изге оло княгиня Елисавета,

Безляр öчöн инял Ходайга.

Без тюбяндя жяшяӱчеляр

Жарау булсак ыйы Ходайга.

 

Чисталыгын,арыу,изгелеген

Ходайыбыз бездян алмасын.

Жыгылыучыга жярдям кулы,

Жыуатыуы бездян калмасын.

Лидия Карпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев