Арыу Жыйын Кюб кодрятляр кылыучы изге атабыз Николайны искя ала
19 декабрь - Арыу Жыйын Кюб кодрятляр кылыучы изге атабыз Николайны искя ала
Барлык Николай исемне кешелярне исем кöнняре белян!
Изге Николай äтейебез телякляре белян Ходайдан барыбызга да тынычлык,изгелек,тазалык, арыулык,дяӱлят булсын, Ходай жакыннарыбызны сакласын.
Тропарь:4 нче кöй
"Эй священникляр башлыгы изге атабыз Николай, син изге эшляр кылыб тороб, кöтöӱеҥя ден тотарга кючергеч кюрсяткян, сабыр булырга öлгö булган, тыйнак торорга öйрятеӱче булган, жыуашлык белян ололок алган, жарлылык белян байлык табкан, син Алла Христоска инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы".
Бу дöньягя жактырткыч-
Изге Николай äтейебез.
Синеҥ тöсöҥя караб без
Жаныб теляк äйтябез.
Торган епископлыкта
Ликиядя Миры калада.
Жирдягеляр сине беля
Ололар, жяше,бала да.
Бöтöн дöнья жыйыны:
Святитель жыйылган.
Чынныкны курлаучы
Жауыз ауыз жабылган.
Ӱз сюзеҥне, Чынныкны
Курыкмыйчы син äйткян,
Жулдан жазган кешегя
Арыулыкны кюрсяткян.
Ходайыбыз Ӱзе кюренеб,
Арыу Жазыу сиҥа биргян.
Алла Анасы Бöркяӱечен
Бöркяргя Ӱзе сиҥа килгян.
Кызлары каряб булганда,
Алтын жанчык син сузган.
Чячляре агарган атаныҥ
Кайгылары, кöйöгö узган.
Оло диҥгез кимясенеҥ
Ашлыгы тулыб торган.
Синеҥ даныҥ, таралгач,
Диҥгезгя маяк булган.
Кысаннык кюргян чакта,
Син иркеннек биреӱче,
Нястя эшлим? дигяндя,
Жöряк жаныу кюреӱче.
Синеҥ тöскя инялябез,
Жярдям киряк булганда,
Жырыб чыга алмаганда,
Жöзляр кöйöк, сулганда.
Дауыллар каты бяргяндя,
Жибярдеҥ син жярдямне.
Жырыб чыкмаслы хäлдя
Кютярдеҥ син äдямне.
Эй изге Николай äтей,
Без öчöн эйнял Ходайга.
Ходайыбыз ташламасын,
Жяшяӱ барсын оҥгайга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев