Туганайлар

Алланың Өчлеген кояштан чамалап күрергә була

Евангелие Алла турысында да, кеше турысында да иң дөресен, иң аруын сөйли

Евангелиедә Алланың иң ару, иң таза Тын икәнен, Алла үзен бер, Үзе Өчле икәнен күрсәткән. (Мат. Еван.28 бүл. 19ст). Үзе бер, Алла, Үзе Өчле: Ата, Ул, Святый Тын. Ул Алла Сүзе дип тә әйтелә. Изге аталар әйткәнчә, Алланың Өчлеген кояштан чамалап күрергә була. Кояш үзе бер; шул кояштан якты чыга, яктыдан башка җылы чыга. Кояшы, җактысы, җылысы – өчәү, әммә кояш үзе бер. Ата, Ул, Святый Тын – өч Алла түгел, бер Алла, Үзе бер, аерылусыз Өчле).

Евангелиедә әйтелгәнчә: Өчле бер Алла, кешеләрне сөюче, изгелекле, Ул булганны булдыручы, җазыклы кешене Йолучы, Аруландыручы да.

Евангелиедә әйтелгәнчә, кеше сөюче Өчле бер Алла, һәрбер кешене котылсын дип тели, җазыгыннан кайткан һәрбер кеше өчен Алла сөенә, ди.

Евангелие Алла турысында әйткән чагында, Аллага килешмәсне бер сүз дә әйтми.

Евангелие әйткәнчә:Алла гел арулык кына кыла, усаллык кылмый, ди.

Евангелие әйкәнчә, Алла бар кешеләрне дә котылыб, мәңге рәхәтлеккә керсеннәр дип булдырган ди.

Евангелиедә язылганча: Алла кешегә ирек биргән, кеше үзенең җанын турылыкка саклар өчен үзен-үзе төзәтергә тиеш, ди.

Евангелие әйткәнчә: әр-бер кеше безнең якыныбыз, кешенең затына, диненә дә карарга кушмый.

Евагелие безгә бер-беребезне сөяргә куша, җаныбызны үзебезне-үзебез сөйгәнчә сөяргә куша. (Мат. Еванг. 22 бюл. 38-39 ст. Иоанн Еванг. 15.бюл.12-13ст).

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: