Албай авылы чиркәвендә Благовещение келәве узган
Белемнек

Албай авылы чиркәвендә Благовещение келәве узган

Алтынчы апрель көнне Мамадыш районы Албай чиркәвендә Благовещение бәйрәме алды службасы узды

Службада катнашучылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде. Җазык әйтеп өлеш алучылар, районыбыз благочинные отец Владимир Ивановның үгетен тыңлаучылар: “Эшләребез Ходайга җараулы булсын!”- дип теләде. Килгәннәргә исәнлек- саулык өчен, үлгәннәр өчен запискалар бирү мөмкинлеге булды. 
“Үзебезнең керәшенчә келәүне көтә шул күңел, и рәхмәт отец Владимирга, Ходай саулыгыннан аермасын!” – дип күңелендәгесе белән уртаклашты янымда басып торган Лиза түти Ефимова. Чиркәүгә килгән өч дистәгә якын кеше керәшенчә келәү итүче Отец Владимирны кабат көтеп калуларын җиткерде.

Лидия Пасыева

Мамадыш районы, Усали мәктәбе укытучысы 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев