Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

7 июнь - Апостолларга Святый Тын иҥгян кӧн

“Олы бяйрямняр” княгясендя Тройсын турынды

Iудейлярнен илленче кӧн дигян бяйрямняре житкяч, Христоснын терелеб торганына илле кӧн ӱткяч, кюккя кютярелгяненя унынчы кӧннӧ, апостоллар барысы да бергя теляк итяляр икян, шул кӧннӧ иртя белян ӧчӧнчӧ сагаття кинят кюктян дауыл шикелле шаулаган тауыш килгян, алар торган ӧй эче жаб жакты булган, апостолларнын äр берсеня беря рут тел жалкын-жалкын булыб кӱренеб иҥгян. Iисусъ Христосъ äйткянчя алар шул сäття Святый Тынны алганнар. Святый Тын аларны кодряте белян тӧрляндергян. Тӧрлянгяч алар бар да кыуатланганнар, белемнеккя остарганнар. Святый Тын кыуаты белян алар тӧрлӧ телне белеб, сӧйляшя башлаганнар. Бӧтӧн дӧньягя Христосъ денен сӧйляб жäйелтергя батырланыб киткянняр. Шул чакта Iерусалимдя тӧрлӧ калык бяйрямгя килгянняр икян. Шул шаулаган тауышны эшетеб тӧрлӧ калык апостоллар катына жӧгӧрӧшӧб килгянняр.

Апостолларнын жат телляр белян сӧйляшкяннярен äҥнамаган Iерусалимъ кешеляре, “былар исергянняр бугай”, диб кӧлӧб торганнар. Шунда ун бер апостоллар белян Петръ калыкка табак араб тороб, зур ауаз белян äйткян: “эй Iудейляр, эй Iерусалимдя тороучы кешеляр! Белегез äле, минем сӱземне тыҥнагыз, äле сез äйтясез, былар исергян бугай, дип; жук алар исермягянняр, äле иртя, тик кӧннӧн ӧчӧнчӧ сягате геня. Тик бу сез äле кӱргянегез Алланын Iщиль пагамбяр арткылы äйткяне булыуы: мин Тынымны äр тӧрлӧ кешегя койолдорормын, аннары улларыгыз, кызларыгыз мин белдергянне сӧйлярляр, äр кем Ходайга ышанучы котолор дигяне казер жиреня килде. Кюккя кютярелгян Iисусъ казер безгя Святый Тынны койолдордо”, дигян.

Аннары Анын турысында пагамбярляр äйткянне дя Петръ рятляб äйтеб биргян. Тыҥнаучылар кюҥелляре тулыб, жазыклы булганнарын тойоб, апостолларга äйткянняр: “эй туганнар! Суҥ без ней кылыйык инде?” дигянняр. Петръ аларга: “инде ӱкенеб тяӱбягя килегез; жазыкларыгыз кичерелер ӧчӧн Iисусъ Христосъ исеменя чумылыгыз, аннары Святый Тынны алырсыз”, дигян. Шунда кюбесе ул äйткянгя ышанганнар. Шул кӧннӧ ӧч меҥ кешеляб Христосъ исеменя чумылганнар. Шулай итеб кӧннян кӧн Христоска ышанучылар жыйыны арткан.

“Олы бяйрямняр” княгясеннян

Фото: rt.rodniki.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев