7 июнь - Ходайны Чумылдырыучы изге пагамбәр Иоанның 3нче тапкыр изге башы табылган көн
Ару Җыен Ходай алдыннан килүче, Ходайны Чумылдырыучы Иоанн пагамбәрне олылый.
Язма «Изгеләр» кенәгәсеннән алынды, чиркәү-керәшен язуында бирелде.
Iоаннь пагамбярне Ирод падша Иродиада котортоуы буйынча башын кисеб ӱтергяннян соҥ,ойрянеӱчеляре аныҥ тянен кадерляб кӱмяляр. Башын изгелекле Иоанна атлы катын кадерляб Елеонь тауында жиргя кӱмя. Ул жирдя чиркяӱ тöзöгяндя баш салынган сауыт табыла. Бу беренче табкыр табылыуы була.
Жакшы кӱҥелле Иннокентий дигян байлар затлы кеше аны чиркяӱдя саклый. Ӱзе ӱляр алдыннан кадерсезлярляр диб куркыб, тагын жиргя кӱмя. Кӱмелгян жире билгесез кала.
Христиан дене жяйелеб, Оло Константин падшалык иткян чорларда, ике монах жяйяӱляб Иерусалимгя барганда, аларга Iоаннь пагамбяр кӱренеб, баш салынган сауытны казыб алырга куша. Алар жулдан барганда аларга бер чӱлмякче эйяря. Болар сауыт салган кабчыкны аҥа биряляр. Бара торгач чӱлмякчегя кӱренеӱ була, Iоаннь пагамбяр аҥа äйтя: кабчыкны ал да, бу жалкау монахлар кырыннан кач дей.Чӱлмякче ӱзенеҥ тутасына башны табшыра, ул аны кадерляб саклый. Шул бакытларда жалган öйрятеӱче Евстафий атлы äтейнеҥ кулына элягя бу изге баш. Iоаннь пагямбярнеҥ башыннан бик кӱб кодрятляр, терелеӱляр була. Евстафий моны ӱзенеҥ жалган öйрятеӱе белян бяйлей. Ул качыб киткян бакытта башны тау кыуышына жиргя кӱмя.
Ходай ничя жыллар изге Чумылдырыучы пагамбяр Iоанныҥ башын жяшереб саклый.
Ул анасыыҥ эчендя ӱк Святый Тынга тулыланган, жегет койе калыб, азаблаб ӱтерелгян. Изге Iоаннь пагамбяр Iордань жарында бар кешелярне тябӱягя килергя öндягян. Ирод падшага да курыкмыйчы дöрöслöк, чынныкны сöйлягян. Тау кыуышына монахлар урнаша башлаб, монастырь барлыкка киля. 425 нче жылда архимандрит Маркелга изге Iоаань пагямбяр кӱренеб, башыныҥ кӱмелгян жирен кӱрсятя.
Бу икенче табкыр изге Iоаннь пагямбярнеҥ башы табылыуы була.
Чумылдырыучы изге Iоаннь пагамбярнеҥ изге башын Константинополь каласына кӱчеряляр.
Константинополь каласында изге тярелярне кадерсезлягян чорларда, изге атабыз Iоаннь Златоустныҥ куылыу бакытларында изге башны Емесь каласына кючеряляр. Ул калага сарацин калкы басыб кергяч, Команы каласында жиргя кюмяляр, кюмелгян урыны билгесез кала.
Патриарх Игнатий бакытында изге тярелярне кадерлей башлыйлар. Патриарх Игнатийга тöнгö теляктя кюренеӱ була, изге башныҥ кайда кюмелгянен белгертеӱ була.
Бу 850 жыллар тирясендя була. Изге башны кадерляб Констаниполь каласына кючеряляр. Бу Iоаннь пагамбярнеҥ öчöнче табкыр изге башы табылыуы була.
Шулай итеб Ходай Ӱзенеҥ жуллары белян изгесенеҥ череӱ теймяс изге башын саклаган.
Иманнар
Эй Ходай Алдыннан килеӱче, Ходайны Чумылдырыучы изге пагамбяр Iоаннь, безнеҥ öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы.
Кондакь :
"Синеҥ оло кызмятеҥне итеӱеҥя пяриштяляр затларыныҥ барысыныҥ да исляре киткян, Арыу Жыйын да сине кадерляб, Христось Алланыҥ дусты диб, Аныҥ алдыннан Илiя тыныдый тын белян, аныҥ куатыдый кыуат белян килеӱче диб, даннаб äйтя. Чыннык öчöн кюҥелеҥне биреб, кыйыулык белян фарисейлярнеҥ дя, законсыз Иродныҥ да дöрöссöзлöгöн äйтеб кюрсяткянеҥ, шул сяятлей аннан азабланыб ӱлгянеҥ дя. Без синеҥ кадерле башыҥа башырыб инялябез: безне дя кадерсез няпеслярдян иркенгя чыгар, таза кюҥелебез белян, ауызыбыз белян дя жырласак ыйы: Аллилуиа."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев