Уразаның соңгы көне
6 январь – уразаның соңгы көне – Сочельник. Ул “сочиво” сүзеннән алынган. Сочиво – ул дөге, йөзем һәм балдан ясалган ураза ризыгы. 6 январь, кичен чиркәүдән келәүдән кайтканнан соң, сочиво белән авыз ачалар. Шуңа күрә, 6 январь – Рождество сочельнигы дип атала. Шулай ук, Качману бәйрәме алдыннан да, 18 январь көнне, Качману Сочельнигын билгеләп үтәләр. Керәшеннәрдә сочиво, кутья пешерү йоласы бик аз күзәтелә. Өлкән буын карендәшләребез Рождествоны Авыз ачкан көн дип тә атый.
Нет комментариев