21 ноябрь – Микайлу
Белемнек

21 ноябрь – Микайлу

Пяриштяляр башлыгы архистратиг Михаилны искя алу кӧне

Тропарь: 4-нче кӧй

Эй кюктяге чиреӱлярнен башлыклары, без жазыклылар сезгя жалан инялябез: ӱз телягегез белян, кыуатлы канатларыгыз белян безне жабыгыз, без жыгылыб инялеӱчелярне саклагыз, бялялярдян коткарыгыз, жугарыгы  чиреӱлярнен башлыклары сез шул.

Кондакъ: 2-нче кӧй

Эй Алла данына кызмят итеӱчеляр, пяриштяляргя Алла куйган башлыклар, кешелярне ӧйрятеп жӧрӧӱчеляр, безгя пайдалыны телягез, Алладан оло изгелек сорагыз, тянсезлярнен башлыклары сез шул.

Зурлау

Эй Ходайны даннаб тороучы архангеллар, пяриштяляр, кюктяге бар чиреӱляр, Херувимняр белян Серафимняр, сезне зурлыйбыз.

фото:flickr.com


Нет комментариев