Юкәченең тырыш гаиләсе
Алар төп йортта, 82 яшьлек Микулай дәдәй янында яшиләр
Мамадыш районының Юкәче авылында яшәүче Светлана һәм Валерий Сазаевлар - туган якларында гомер кичерүче бәхетле гаиләләрнең берсе.
Алар төп йортта, 82 яшьлек Микулай дәдәй янында яшиләр. 2007 елда ирле-хатынлы Сазаевлар төп нигездә өр-яңа йорт төзеп керәләр.
Шәдче мәктәбендә башлангыч классларны укытучы Светлана һәм үз машиналарында Мамадышның "Азбука сыра" заводына сөт ташучы Валерий үз кул көчләре, тырышлыклары белән тормыш алып баралар. Каралты-курадагы эшләрдә, йортка күз-колак булуда Микулай дәдәй дә алыштыргысыз кеше әле. Кызлары Альбина, Валерия, Арина һәм Сабина үз папалары белән мамаларының җылы кочагында усәләр.
Бу гаиләдәге татулыкны, олыны олы итеп хөрмәтләүләрен, ә кызларның үзләреннән кече сеңелләренә ярдәмчел мөнәсәбәттә булуларын башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев