Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Үрнәк гаилә шундый була

Әңгәмәдәшләребез – Питрәч районының Көек (Куюки) авылында яшәүче тырыш, эш сөючән Максимовлар гаиләсе

Гаилә... Бик тә гади булып тоелган бу ягымлы сүз зур мәгънәгә ия. Гаилә, бәхет сүзләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Чөнки, бәхетле булганда гына кешеләрнең йөзеннән нур бөркелә, күңеле шатлыкка тула. Гаилә тату, нык була икән, димәк, дәүләт тә шундый дигән сүз. Ә аның ныклыгы өчен, бик күп сынаулар аша үтәргә, тырыш, сабыр булырга кирәк. Яшьләр арасында да күпләргә үрнәк булырдайлары шактый. Шуларның берсе белән якыннанрак танышу ниятеннән, без Максимовларга шалтыратырга булдык. Гаилә башлыгы Евгений һәм аның пар канаты Светлана безне үзләренә чакырдылар. Иркен, матур, бар нәрсә дә тәртипле итеп урнаштырылган өйләренә килеп керүгә, җанга җылылык бөркелде.

Әңгәмәне үләннәр, бакча җимешләре салган тәмле чәй эчеп, өстәл янында башлап җибәрдек. Света үзе ясаган торт, салат белән дә сыйлады безне. “Ә бутербродларны ирем белән бергәләп ясадык”, – диде ул шатланып.

– Күз тимәсен, бик матур пар сез! Кайчан ничек таныштыгыз, Света?

– Без 2009 елда очрашып йөри башладык. Беренче тапкыр бер-беребезне мәдәният университетында күрдек. Женя – театр, ә мин кино факультетында укый идем. Дәресләр бер үк аудиториядә үтә, алар чыгып киткәндә, без килеп керә идек. Шулай бер көнне, Женяны әйбәт белүче дустым безне таныштырып куймасынмы?! Без икебез дә Максимовлар да икән бит әле.

Аннан соң беренче керәшен яшьләре форумына әзерлекләр башланды. Шунда концертны алып барырга Женяга тәкъдим ителде. Үзенә партнер итеп ул мине сайлады. “Әйдә, икәү алып барыйк, кызык кына яңгыраячак бит, “прикол” булачак, сәхнәдә Евгений һәм Светлана Максимовлар!” – диде. Мин дә риза булдым, уен гына итеп башланган бу мизгел, безне парлаштырып җибәрде. Аллага шөкер, инде 9 ел бергәләп, Максимовлар булып яшәвебезне дәвам итәбез.

– Женя, сезнең гаилә бәхетлеме?

– Бик бәхетле дип саныйбыз, вакытында табышып, өйләнешеп, балалар үстереп ятабыз, яңа гына өй җитештереп кердек. Барысы да без уйлаганча бара.

– Света, ә менә бәхетле булу яшь аермасына бәйле була аламы?

– Безнең яшь аермасы алай күп түгел, ике ел тирәсе генә. Дөресен генә әйткәндә, яшь аермасы түгел, ә бер-береңә юл биреп, аңлашып яшәү мөһим.

– Женя, ә сезнең гаиләдә хуҗалык эшләре кемгә күбрәк эләгә?

– Эшне синеке, минеке дип, бүлгәнебез юк. Мин юл төзекләндерү сферасындагы хезмәттә дә, шулай ук туй-тамашалар алып баручы булып та эшләгәнгә дә, иртән чыгып китеп, йокларга гына кайткан көннәрем күп. Мондый вакытларда, бөтен эш Светага туры килә. Зарланмыйбыз, икебез дә аңлыйбыз, акча да кирәк, тормышны да тартасы.

– Бер-берегезнең характерындагы нинди уңай якларны әйтеп китә аласыз?

Света: Иң беренче чиратта, Женяның юмор хисле булуы. Тормыш булгач, төрлесе була, ә ул позитив кеше, үзен дә, мине дә тынычландыра белә. Балаларны бик ярата. Мөмкин кадәр алар белән булырга, тәрбияләргә тырыша.

Женя: Светаның чисталык яратуы, эшчән булуы ошый, тәмле пешерә. Ул минем олы терәгем. Кул эшләренә осталыгын да әйтмичә булмый: өйдәге тәрәзә пәрдәләре, сөлгеләр, халатлар, алъяпкычлар барысы да ул теккән. Әле бераз бушаган арада, заказ буенча да теккәли.

– Ничә яшьләрдә гаилә кору дөресрәк сезнеңчә?

– Безнең кебек, 24-25 тә! Бик әйбәт вакыт, үзебез дә яшь, балалар да үсеп килә.

– Кайберәүләр бала алып кайтырга ашыкмый, үзләре өчен яшәргә, бер-берсен күбрәк белергә дигән фикер йөртәләр. Света ничек уйлыйсың бу хакта?

– Һәркем үзенчә яши инде, без, ел ярымнан соң, беренче балабыз Тоняны алып кайттык. Бик дөрес эшләдек дип уйлыйбыз. Балалар алар зур сөенеч бит гаилә өчен. Икенче кызыбыз Меланияга да 3 яшь инде.

– Кызларыгызның исемнәре бик матур, сирәк очрый торганнар.

Женя: Антонина исемен, папа һәм мама ягыннан ике яраткан түтиебезнең исеменнәренә, охшатып куштык – Анна һәм Нина. Кызыбыз үзе дә алар кебек кыю, ягымлы булсын дидек. Мелания исеменең дә үзенә күрә бер тарихы бар. Сабантуй алып барганда, бер олы яшьтәге әби җырлады. Ул шундый “боевая”, биеп-җырлап яшәгәне күренеп тора. Исемен Мелания дигәч үк, күңел дәфтәремә салып куйдым, керәшенчә дә әйбәт яңгырый, үзенчәлекле исем – Маланҗа...  

– Бала тәрбияләү җиңел түгел. Алар белән күбрәк кайсыгыз шөгыльләнә, Женя?

– Балаларны бергәләп тәрбияләргә тырышабыз. Тик, мин эштә булу сәбәпле, Света алар белән күбрәк була. Зур кызыбызның рәсемгә осталыгы күренә, икесе дә җырларга, биергә яраталар.

– Йолаларны онытмыйсызмы, дини бәйрәмнәргә ничек карыйсыз?

– Бәйрәмнәрнең барысын да үткәрәбез, балаларның иң көтеп алганы – Пасха. Алар бик теләп әзерләнәләр, өйне җыештырышалар.

Әле безнең тагын бер яраткан шөгылебез бар – балаларга әкиятләр, маҗаралар укыйбыз. “Библия”, “Новый завет” китапларын алдык, Иисус Христосның кем булуын аңлатабыз, тәрбияви хикәяләр белән таныштырабыз. Һәр кичне, йоклар алдыннан, молитвалар өйрәнәбез. Күңел тынычлыгы булсынга да, Ходайга ышанып яшәр өчен дә бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев