Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Зулейха открывает глаза” фильмында яңгыраган җыр Владимир авылы керәшеннәренеке

Россия 1 каналында шушы көннәрдә “Зөләйха күзләрен ача” дип исемләнгән татар хатын-кызы тормышын күрсәтә торган сериал бара

Сериалда коллективизация еллары - 1930 елда кулак исеме тагып, сөргенгә җибәрелгән кешеләр язмышы күрсәтелә. Төп героиня – Зөләйха – татар хатыны.

Фильмның бер сериясендә керәшеннәр өчен дә истә калырлык күренеш күрсәтелде. Татар, мордва, чуашлардан торган сөргенчеләр Раштуа бәйрәмен бәйрәм итеп, керәшеннәрнең рәсми булмаган “гимн”ына әйләнгән “Безнең ил” җырын җырлыйлар. Күп кенә карнедәшләребез әлеге эпизодны смартфон камераларына төшереп, социаль челтәрләренә дә “безнеке” дип урнаштырды.

“Безнең ил” җырының безгә кайдан килеп ирешү тарихы да бар.

Мамадыш районы Усали авылы кызы Галина Констатинова хәбәр итүенчә, “Безнең ил” җырын аның әбисе Пасыева Роза Григорьевна (1943 елда туган) дөньяга чыгарган. Җырның өч куплетын 1888 елда туган әбисе Кирушина Агафья Николаевнадан отып алган. 

"Безнең ил- уйнар-көләр җир,

Безнең ил -сандугач сайрар җир", -

дигән җыр сүзләрен ишетүгә, минем йөрәгем әллә нишләп куя, ди Галина Константинова. – “Минем әбием җырын җырлыйлар. Менә хәзер Россия каналында да чыкты. Аның тарихы болайрак".

1986нчы ел. Район Габдулла Тукайның 100 еллык юбилеена әзерләнә. Район Мәдәният бүлеге авыл клубларына фольклор кичәләре, концертлар оештыруны бурыч итеп куя. Ә әбием белән бабама Казанда чыгыш ясарга бер җыр әзерләргә кушалар. "Тукай юбилеена халык җыры кирәк инде, татар халык җырларын күп җырладым, әллә берәр керәшен җыры җырларга инде,"- дип уйлый әбием."Керәшен җырлары күп җырланмый иде әле ул вакытта", - дип искә ала ул. Аның 1888нче елгы әбисе бик оста җыручы булган. "Олы дәдәй туенда әбинең: "Килгәннәрдән бирле карап торам, сез икәнсез дөнья көзгесе", - дип, кода-кодагыйларга өстәл башында басып җырлаганы колагымда чыңлап китте", - дип сөйли Роза әбием. Әбисе инде исән түгел. Нишләргә?

Әбисенең нигезендә яшәүче Чибәр җиңгәсенә-Глабтый түтиләргә китә ул. Ул да бик матур җырлый торган булган. Шушы көйне аннан җырлатып, магнитофон тасмасына яздырып алганнар. Чибәр җиңги, шушы көйгә салып, бик күп керәшен җырулары җырлап күрсәткән. Ә Роза әбием, өйгә кайткач, иң кулай өч куплетны сайлап алган. Ул бүген дә нәкъ әбием сайлап алган сүзләр белән җырлана:

Башларыңа кигән эшләпәңнең

Сиксән сигез икән өлгесе.

Килгәннәрдән бирле карап торам,

Сез икәнсез дөнья көзгесе.

Кушымта:

Безнең ил- уйнар-көләр җир,

Безнең ил- сандугач сайрар җир.

 

Алма бакчаларына, ай керсәм,

Матур кызлар алма җыядыр.

Җөзләрегез якты, сүзегез татлы,

Күңелләрем сезне сөядер.

Кушымта:

Безнең ил-уйнар-көләр җир,

Безнең ил-сандугач сайрар җир.

 

Салкын чишмәләргә чиләк куйдым,

Мөлдер генә мөлдер тулсын дип.

Сезләр чакырганга безләр килдек

Сезнең күңелегез булсын дип.

Кушымта:

Безнең ил- уйнар-көләр җир,

Безнең ил- сандугач сайрар җир.

Җырны халык бик ошаткан. Казанда кабат-кабат сәхнәгә чакырып җырлатканнар. "Концерт бетеп, халык таралышканда кешеләр магнитофоннарында минем җырны җырлатып чыгып киттеләр", - дип сөйли әбием. Күрәсең, яздырып алучылар да булган. Казанның К. Тинчурин театрында, "Төзүчеләр", "Химиклар", Ленин исемендәге Мәдәният сарайларында җырлаган әбием бу җырны. Телевидениегә дә төшергәннәр, радиодан да әбием башкаруында берничә тапкыр тапшырганнар аны. Менә шушы вакыйгадан соң халыкка таралган бу җыр. Райондашыбыз Гөлнәзирә апа Талипова Бөтенроссия конкурсында шушы җыр белән катнашкач, дипломант булып, зур бүләкләр алып кайткан. Бүген ул берничә җырчыбыз репертуарында. Ә безнең якта аны һаман да "Роза апа җыры" дип йөртәләр, ди Галина Константинова.

 

Бу темага: Бер җыр тарихы

“Зулейха открывает глаза” фильмында катнашкан Николай: “Кыяфәткә карап алдылыр”

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәтерлим! Никадәр оста башкарсалар да җырчыларыбыз бу җырны, Роза апа җырлаган шикелле керәшенчә, үтә дә матур итеп җырлый алган кеше юк әле! Рәхмәт, Роза апа белән Семен абыйга!

    https://youtu.be/dQbKc6k0ugQ