Туганайлар

Кашка Тауда Питрау

Кашка Тау быел да 12 июль көнне кунак төшерде. Һава торышы бик үк сөендермәсә дә, бәйрәм атмосферасыннан халыкның кәефе бик тиз күтәрелде. Күтәрелмәслек тә түгел шул: нәрсәләр генә уйлап чыгармыйлар бәйрәмне оештыручылар. Хәер, оештыручылар әллә ни эшли алмас иде, әгәр бәйрәмгә килүчеләр үзләре актив булмаса. Активлыкка килгәндә, зәйлеләр "молодцы" инде...

Кашка Тау быел да 12 июль көнне кунак төшерде. Һава торышы бик үк сөендермәсә дә, бәйрәм атмосферасыннан халыкның кәефе бик тиз күтәрелде. Күтәрелмәслек тә түгел шул: нәрсәләр генә уйлап чыгармыйлар бәйрәмне оештыручылар. Хәер, оештыручылар әллә ни эшли алмас иде, әгәр бәйрәмгә килүчеләр үзләре актив булмаса. Активлыкка килгәндә, зәйлеләр "молодцы" инде алар. Әнә бит "Керәшен авылы"ндагы "йортлар"ын ничек бизәгәннәр, өстәлләренә нинди генә ризыклар тезмәгәннәр. Кунакларны да, бәйрәм йоласына туры китереп, җырлый-җырлый сыйлыйлар.

Кунаклар дигәннән, Кашка Тауга быел аларның берсеннән-берсе дәрәҗәлерәкләре килгән. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов үзе, һәр авыл әзерләгән өстәл янына алып барып, хуҗалар белән таныштырып йөрде. Кунаклар арасында бу бәйрәмгә килә алуына иң куанган кеше - Тукай премиясе лауреаты Клара апа Булатова булгандыр, мөгаен. Халык алдындагы чыгышында үзе үк бу турыда сөйләп, керәшен халкының аның күңеленә бик якын булуын, озак еллар буена Сарман районы Ләке авылында керәшеннәр белән бергә яшәвен әйтеп узды ул. Бәйрәмгә килгән тагын бер дәрәҗәле кунакка тукталмый булмый - ул җырчы, композитор - Роберт Андреев. Аның да Кашка Тау Питрауына беренче тапкыр гына килүе икән. Ул да бәйрәмне бик ошаткан. Почетлы кунаклардан якташыбыз - "Татзнак" җәмгыяте җитәкчесе Иван Батьковны, "Энергопрогресс" директоры Валерий Абрамовны, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповны, Симферопольдән кайткан галим Михаил Герасимовны, композитор Геннадий Максимовны, шагыйрь Никифор Тукмачевны һәм башкаларны атап китәргә була (исемнәре әйтелмәгәннәр, зинһар, үпкәләмәсеннәр).

Башка елларда була торган бәйрәм бизәкләренә зәйлеләр бик күп яңалыклар да керткәннәр. "Керәшен чибәре" конкурсына яшь кызларны түгел, ә берсеннән-берсе уңганрак керәшен җиңгиләрен чакырганнар. Аларның осталыкларына исең китәрлек иде. Авторитетлы комиссия "Питрау чибәре" исемен Урта Баграж авылы кызы Галина Кузьминага бирде.

Питрау йортларының һәрберсе көнбагыш - керәшенчә әйтсәк - айбагыр белән бизәлгән. Бу да бәйрәмнең үзебезнеке икәненә бер ишарә булды.

Якты Күл һәм Иске Тәкмәк түтиләре кулдан эшләнгән обереглар алып килгәннәр. Араларында яшь балага, байлык теләүгә, юлга чыгучыларга, ныклы брак төзүгә, тазалык теләүгә адарынганнары бар иде. Бу өстәл тирәсеннән халык өзелеп тормады.

Кашка Таудагы Питрау - ул бүтән питраулардан үзгә. Авылларда элек була торган чып-чын питрауга тартым, шунысы белән яраттыра, күңелне тартып тора ул.

Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: