Туганайлар

Туйлар, туйлар...

Халык әйтсә, хак әйтә Ел башының дүрт ае мәгълүматлары буенча Та­тарстан ЗАГСларында 7 мең 747 яңа семья теркәлгән, ә ае­ рылышучы семьялар саны - 5 мең 165 булган. Аерылышу­ның сәбәпләре күптөрле: характерлар туры кил­мәү, акча җитмәү, яңа мәхәббәт очрату һәм башкалар. Кайчак, үзебез дә белмичә, гаилә төзелгәндә үк, аны аерылышу­га...

Халык әйтсә, хак әйтә
Ел башының дүрт ае мәгълүматлары буенча Та­тарстан ЗАГСларында 7 мең 747 яңа семья теркәлгән, ә ае­ рылышучы семьялар саны - 5 мең 165 булган. Аерылышу­ның сәбәпләре күптөрле: характерлар туры кил­мәү, акча җитмәү, яңа мәхәббәт очрату һәм башкалар. Кайчак, үзебез дә белмичә, гаилә төзелгәндә үк, аны аерылышу­га китерә торган программа куя­быз икән. Бу - туй алдыннан нәрсә эшләргә ярый, нәрсә эш­ләргә ярамый - шуларны бел­мәүдән килә. Бо­рынгылар әйтеп калдыр­ган кай­бер ышануларны барлап, нишләр­гә ярамаганын ис­тә калдырыйк.
1. Туй көнен дөрес сайларга кирәк. Так санлы көннәр, бигрәк тә, 3, 5, 7 һәм 9 санлы көннәр яхшы. Май аенда туй итмиләр. Чәршәмбе белән татар атнасы (җомга) көннәрен дә сайларга тырышмагыз.
2. Фатадан кала барысы да яңа булырга тиеш. Фатаны исә кияүдә бәхетле торган берәр кыз туганыннан алганнар. Күлмәкне теккәндә, ясатып алганда киеп караганнан соң, яңадан туй көне җитмичә, киеп карарга ярамый. Юкса, туйның булмый калуы бар, дигәннәр. Кигән очракта да, күлмәкне фата, перчатка, аяк киеменнән башка гына киеп карарга киңәш ителгән.
3. Гаиләнең мул тормышта яшәвен теләп, кияүнең аяк киеме табанына вак акча салганнар (икесенә дә). Кич белән яшь хатын ирен чишендергәндә, бу акчаларны үзенә ала. Кәләшкә вак акчаны сул аяк киеме астына гына салганнар. Бу - аның сул як иңендә утыручы аздыручыдан саклау өчен эшләнгән.
4. Кәләш туган йортын ташлап чыкканда да, кияү йортына кергәндә дә, уң аягы белән атларга тиеш. Әгәр сул аягы белән атласа, ире "сулга" йөриячәк икән. Кәбен койдырырга чиркәүгә барганда, кияү белән кәләш юлын беркем дә кисеп чыкмаска тиеш. Моның өчен алдан кияү егетләре, дуслары барган. Храмга килеп җиткәндә, кияү, ничектер, абынып куйса, бу - аның бик үк теләп өйләнмәгәнен аңлата. Әгәр дә инде күлләвеккә басса, эчүгә сабышачак, дип юрала. Алтарь янына җәелгән келәмгә кәләш беренче басарга тырышкан, шуңа өлгерсә, ул йорт та үзе өстенлек итәчәк һәм ирен нык тотачак дип ышанылган.
5. Чиркәү эчендә яңа өйләнешүчеләргә бер әйберне дә төшереп җибәрергә ярамый. Юкса, гаиләдә зур югалтулар булырга мөмкин. Бармакка кигәнче, туй балдагын идәнгә яки җиргә төшерү дә бик начар билге. Әгәр дә кәләш кулъяулыгын төшерсә - бу аның тол калачаклыгына ишарә.
6. Бала тудыру җиңел, балалары күп булсын өчен, кәләш чиркәүдән чыкканда, аның аяк астына чи күкәй ташларга кирәк.
7. Яшьләр өйләнешкән көнне яңгыр я кар яуса - байлыкка юралган.
8. Өйгә яңа өйләнешүчеләр, бусаганы берьюлы атлап, бергә керергә тиешләр. Алар атлап кергәнче, бусагага бикләнмәгән йозак куелган. Яшьләр, йозакны атлап үткәч, аны биклиләр һәм ачкычын кеше тапмаслык җиргә яшерәләр. Шул рәвешле, ир белән хатын, үзләренең элекке "ирекле" тормышларын калдырып, киләчәктә аерылмаслык бер гә булачаклар, дип саналган.
9. Төрле авырлыкларга сыгылып төшмәс өчен, яңа өйләнешүчеләр өстәл артында бөкрәймичә утырырга тиеш.
10. Яшьләр өчен урын әзерләгәндә, мендәрләрне сәдәфле ягына баш куярлык итеп җәяләр. Бу - яшьләрнең мәхәббәтләре озакка җитсен дигән теләктә эш ләнә. Менә шундый ышанулар. Кайберләре элеккедән үк килгәндер, кайберләре замана белән тугандыр. Ничек булса да, халыкныкы инде алар. Вакыт белән сыналган. Белә торып, "ярамаган нәрсәләр"не үз тормышыбызга кертмик.
Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: