Туганайлар

Җегете алма булса, кызы – чия

Газетабызның 14 июнь санында "Әйдә, туганаем, серең сөйлә" исеме астында керәшеннәрнең табын җырларын биреп, тагын шундый җырларның басылмаганнары булса, безгә җибәрегез әле, басарбыз, бергә-бергә җырларбыз, дигән идек. Түбән Кама районы Келәтле авылыннан Мария Савельева үз якларында җырланучы җырларны язып та җибәргән. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез һәм сезләрдән тагын да...

Димче

(кыз алырга килү)

Имән сайгаклары имерек,

Юкә сайгаклары җимерек.

Кыңгыраулар тагып, ястык салып,

Кыз алырга килдек җимертеп.

Челтерәп аккан ла чишмәгез,

Ялтырап ла каткан бозыгыз.

Арслан күк безнең егетебез,

Ничек икән сезнең кызыгыз?

Өйнең ишекләрен лә, ачып куй,

Кызыгыз ла качып калмасын?

Күрсәтегез әле кызыгызны,

Алып килдек егет алмасын.

Кызны егеткә күрсәтү

Аулыбыз буенча агып бара

Безнең Келәтленең елгасы.

Безнең кызыбызның бар тамгасы -

Колагында алтын сыргасы.

Быел гына суккан киндерләрем,

Алар бер-берсеннән киң түгел.

Егете алма булса, кызы - чия,

Алар бер-берсеннән ким түгел.

Өздереп лә сайрый таң атканда,

Бик кечкенә җырчы сандугач.

Хурлар булыр, диеп, курыкмагыз,

Безгә баш кушканнар хур булмас.

Ишек бауы

(кыз янына керү өчен егет белән сөйләшү)

Ишек бауы бер алтын,

Безнең туган мең алтын.

Ашыкма, кияү, ашыкма,

Сөйләшеп алыек бер тын.

Бүләк бирмиенчә, кияү,

Уйлама син керергә.

Бүләгең жәлләми бирсәң,

Гомер итәрсез бергә.

Без сораган бүләкне бир,

Зинһар, кияү, карышма.

Йөз мең сум да әрәм түгел

Син ала торган кызга.

Бирсәң бир син күп итеп,

Без риза түгел әзгә.

Тормышыңның бәхтен кисеп,

Акча жәлләмә безгә.

Пәлтәләрен киенсә дә,

Мамык шарфын бәйләмей,

Кыз куйнына кергән чакта

Егет бүләк жәлләми.

Табын җырулары

Яңа өйләремнең бусагасы

Бакыр тәңкә белән батырган.

Ашагыз, кодалар, сез эчегез,

Җырлап эчәрләргә чакырган.

Җилбер генә - җилбер җөрмәс идем,

Җилнең искәннәрен сизмәсәм.

Чәркәләрне җырлап бирмәс идем,

Сез кодаларымны сөймәсәм.

Быел арышларым бигрәк уңган,

Аның арасында солы җук.

Җирдә ипекәйне бирсен Ходай,

Ипекәйдән олы нәрсә җук.

Әй бакылдый үрдәк, әй бакылдый,

Бакылдамас иде ашатсак.

Әти-әни безне бәхилләмәс,

Гореф-гадәтләрне ташласак.

Килләр ашыекчы, кил эчеек,

Тәңереләр биргән әй дәүләтне.

Бу ашаганнарны бу эчкәнне -

Арттырып бирсен Ходай дәүләтне.

Дөбер генә дөбер, ай дөберчәк,

Атлар өстендәге ыңгырчак.

Бу хөрмәтләрне, бу сыйларны

Кайтарырбыз микән бер-бер чак.

Иртәләрдә торып, тышка чыксам,

Күршеләрем бара келәүгә.

Бу да ашаганны, бу эчкәнне

Без бирмейбез сезгә түләүгә.

Кияү ягында

(кода ипие ашаганда кыз туганнары җырлыйлар)

Биеккәй тауларның башларында

Җир җиләге җыйдым тезләнеп.

Безнең туганыбыз, сезләр дә дигәч,

Җыелышып килдек эзләнеп.

Безнең авылыбыз үзән җирдә,

Барып җиткенчә күренмей.

Кая киткән безнең туганыбыз,

Һич тә күзгә башка күренмей.

Әй утыра үрдәк, әй утыра,

Оясына мамык тутыра.

Чыгарыгыз әле бәбкәсен,

Әнекәсе көтеп утыра.

Кияү белән кыз чыгалар

Пыяладан чиркәү койганнар,

Башларына качлар куйганнар.

Күрегезче безнең кызыбызны,

Алтыннардан канат куйганнар.

Сары сандугачлар югары,

Кара-карлыгачлар юк әле.

Сезнеңнәр дә кебек пар килгәннәр,

Янәшә-тирәдә юк әле.

Табак кына, табак ак борчак,

Түкми генә чәчми тотыгыз.

Безнең туганыбыз сезнең кулда,

Какмый гына, сукмый тотыгыз.

Керәшеннәрдә көрнек (бәлеш) ачу

Ай ла көрнегенең кайнары,

Өсләренә чыккан майлары.

Көрнек ашармын дип килгәнеем,

Җук бит ашарларга җайлары.

Андый-мондый эш кушсалар,

Ындыр артларына кагабыз.

Туганнарның бәлешләрен

Җырлый-җырлый ачабыз.

Айбагырны ашыйбыз,

Кабыгын җиргә ташлыйбыз.

Чәркәләрне тутырмича,

Без бәлешне ачмыйбыз.

Магазинга товар кайткан,

Ачкычы кесәбездә.

Бәлешләрне без ачарбыз,

Җырлап үбешәбез дә.

Менә бусы кемнеке икән,

Хуҗаларын табыек.

Бәлешләрен тәмләтергә,

Үбештереп карыек.

Менә бусын мин таныдым,

Анна белән Мишадан.

Җырлап көрнекне ачыгыз,

Бик тәмлегә ошаган.

Биек кенә тауның әй башыннан

Таш тәгәрәп төшә тамаша.

Ашик әле кайнар көрнекләрне,

Ике гомер килмәс янәшә.

Биленә бәйләгән алъяпкычның

Алмаларын тигез төшергән.

Беләсегез килсә бу көрнекне

Татук белән Илҗә пешергән.

Кода баскан камырын,

Итен чапкан кодагый.

Матур теләкләр теләгәч,

Көрнекне ачарга ярый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: