Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Түбән Камада нардуганчылар йөргән

«Форсат» тапшыруының объективына җирле керәшен оешмасының нардуганчылары эләккән.

Нардуган бәйрәмен элек-электән Раштуадан соң Качмануга кадәр үткәргәннәр. Нардуган бәйрәме кысаларында керәшеннәр танымаслык итеп киенеп йорттан-йортка йөриләр.

Бу вакытта алар җырлыйлар, бер-берсенә яхшы теләкләр телиләр. Хуҗа йортына кергәч аның белән уеннар оештыралар, ә ул үз чиратында нардуганнарны бәйрәм ризыклары пешереп каршы ала.

Түбән Каманың керәшеннәр җәмгыяте гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан Нардуганны оештырды. «Баш чишмә», «Сүрәкә» керәшен ансамбльләре Красный Ключ бистәсендә җыелып бәйрәмнең иң матур мизгелләрен күрсәттеләр. Әлеге видеосюжет та шул турыда.

24НТР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев