Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Радик Шәйхетдинов: "Зулейха открывает глаза" фильмына " Безнең ил" җыры берсүзсез кереп китте

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" ансамбле хормейстеры Радик Шәйхетдинов сериала икенче пландагы рольләрдә уйный

Россия 1 каналы Гүзәл Яхинаның романы буенча төшергән "Зулейха открывает глаза" фильмында керәшеннәрнең "Безнең ил" җыры яңгыравы турында хәбәр иткән идек. Фильмның бу эпизодында җырны "Бәрмәнчек" ансамбле артисты Радик Шәйхетдинов башлап җырлый. "Режиссёрга бу җырны мин тәкьдим иттем. Борынгы җыр кирәк иде. Башка татар театрлары артистлары белән киңәшләшкәннән соң , нәкь шушы җырга тукталдык", - диде Радик Шәйхетдинов.

Ансамбль солисты сүзләренә караганда, керәшен мәдәниятен үстерү өлкәсендә эшләгәч, үзе катнашкан фильмга керәшен элементын кертеп җибәрүне ул үзенең бурычы дип саный. Борынгы җыр икәнлеге күренеп тора, фильм сюжетна берсүзсез кереп китте, диде Радик Шәйхетдинов.

"Бәрмәнчек"кә урнашканчыга кадәр ул ун ел дәвамында Мәскәүдә балет биючесе булып эшләгән. Артистны әлеге фильмда икенче пландагы рольләрне башкару өчен Мәскәү белгечләре чакырып алган. Кинокартинада шулай ук Радик Шәйхетдиновның улы - Радэль дә уйный.

Фото: "Бәрмәнчек" ансамбле

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Песня хорошая. Фильм одноразовый, малохудожественный. Многие сюжеты труднопонимаемые потомками крестьян 30 годов. А отдельные сюжеты оскорбительны носителям татарской и кряшенской культуры. Да эта трагедия татарского (кряшен) народа. Трагедия сопереживания, понимания, уважения.