Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

"Марья, Лина, Натуша" җыры – чын мәхәббәт тарихы

Мансур Шиһапов Балык Бистәсе районының Яншык авылында туып үскән.

“Марья, Лина, Натуша” җырының сүзләрен танылган татар шагыйре,  Татарстанның атказанган артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Шиһапов язган. Аның шигырьләренә 50 дән артык җыр иҗат ителгән.  Мансур Шиһапов күп кенә еллар дәвамында Курчак театры, К.Тинчурин исемендәге дәүләт театры, Г.Камал исемендәге театр директоры урынбасары, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залының директоры булып эшләде.

“Марья, Лина, Натуша” җыры – чын мәхәббәт тарихы. Мансур Шиһапов Балык Бистәсе районының Яншык авылында туып үскән. Мәктәптә укыган вакытларда Мансур керәшен кызы Натушаны яратып йөргән, әмма әти-әниләре әлеге мәхәббәтне кабул итмәгән. Шигырендә дә: “әти-әни, җырак җиңги, сине сөймәскә куша”, - дип яза автор.

“Марья, Лина, Натуша” шигырен Мансур Шиһапов, яшьлек хатирәсе буларак, өлкән яшьтә иҗат иткән. Шигырьгә көйне Зөфәр Хәйретдинов керәшен мотивларларына яраклаштырып сала. Җыр язылуга ук, тиз арада популярлык казана. Соңгы елларда татар эстрадасы артистлары Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина “Марья, Лина, Натуша” җыры белән гастрольләрдә йөрде.  

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев