Туганайлар

КАРБЫЗ ТӨШЛӘРЕ КАТЫ

Хикәя

Сугыш аларның да үкчәләренә басты. Кыш көне немецларны Мәскәү янында тукмап чигендерә башлауларын ишеткәч, бар халык сөенгән иде. Җәй алар бик тиз Әчтерханга якынлаштылар. Ә кала алардан кул сузымында гына. Моннан өч ел элек Татар иленнән казахларны иген үстерергә өйрәтергә күчергәндә, Әчтерханнан кырык чакрымда гына булган "Кызыл таң" колхозының бер авылына урнаштырганнар иде. Сугыш аларга да килеп җиткән икән бит, бомбалар, снарядлар шартлавы ишетелә башлады. Кешеләр кырысланып киткәндәй булды. Бала-чага арасында уен-көлке сирәгәйде. Тәртипләр бик кырысланды. Маскировка дип, тәрәзәләрне томалатып бетерделәр. Төнлә сукыр лампа түгел, чыра яндырып та утырырга рөхсәт итмиләр хәзер. Район үзәге Архаровкадан атлы милиция бик еш килеп җитә. Кичә берсе аларга да кереп чыкты. Җирдән артык күтәрелмәгән, саман кирпечләрдән өелгән җыйнак кына өй, түр якта да, ишек алдында да икешәр тәрәзә, дүртесенә дә эчтән киндер капчыклар капланган. Бер генә артык тишеге дә юк. Нәрсәсен тикшергән булалардыр инде. Керосинның авылда сатылмавына биш былтыр. Кайтса да, алырга кесәләре такыр. Чыра теләргә, монда - Идел тармакларында кәкре агач та кисә алмыйсың. Яр буенда камышлар гына шаулап үсә. Халык мичкә ягарга шуларны җыя. Сыер тизәге дә киптерәләр. Әнисе эштә. Унберенче яше тулып килүче Семен сеңлесе Мария белән генә иде.

- Ничек атыйк инде сине? - дип, башта Семенның исемен язып куйды. Фамилияләрен сорады.

- Чернов, - диде малай. - Әти - Чернов Николай Степанович. Ул трудармиядә. Әни - Просковия Терентьевна була.

Бик ачулы кыяфәттә, кәттә генә йөрде чандыр гәүдәле милиция егете. Тамак төбе белән генә сөйләште. Кулларын артына куеп, келәтне, өй эчен энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыкты. Үзенең күзләре ялтыр-йолтыр килә. Буш өстәлгә, киштәләргә карап торды.

- Анагыз эштән ашлык кыстырып кайтмый мыни? Ач утырмас идегез, - дип, хәлләренә кергәндәй булды.

Үзе Семенның зәңгәр күзләренә үтәли тишәрдәй булып төбәлгән.

- Апкайтмый шул. Алырга ярамый, - дип тезде аның янында бөтерелгән җиде яшьлек сеңлесе Мария.

Егет аның башыннан сыйпап куйды.

- Ә син нәрсә алып кайтасың? Пистолетың бармы? - дип, тәтелдәвен дәвам итте кыз. Пистолет дигән сүзне каян белеп калган, диген.

Егетнең усаллыгы юып алгандай булды. Аларның икесенә карап торды да, башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде. Янына аскан сумкасыннан сеңлесенә бер телем ипи чыгарып тоттырды һәм өйдән чыгып китте.

Бик кызык бу якларда тормыш. Комазан башындагы өйләрендә торып калган әтисенең сеңлесе Анастасия, алар Әчтерхан якларына күченеп киткәндә, бәхет басты сезне, безнең төшләргә генә кергән карбыз белән кавын гына ашап ятачаксыз, дип сөенеп калган иде. Алар белән генә тамак туйдырып булмый икән. Ашау ягы нык саекты сугыш чыккач. Солдатка каралу яше чыккан әтиләрен дә хезмәт армиясенә алдылар. Өч ай окоп казып кайткан иде. Немецлар Әчтерханга якынлашкач, тагын китте. Бу юлы да әнисе озаклап әзерләде аны. Унбер яшьлек акылы белән булса да, ул да аңлады. Илле биш яшьлек әтисе белән соңгы тапкыр өстәл артында чәй эчүләре булырга мөмкин. Балалыгы чыгып бетмәгән сеңелесе генә күп нәрсәне төшенми әле. Әтиләре алып гәүдәле аларның. Куллары гына да көрәк кадәр. Фронтка илтеп тыксалар, фашистлардан куркып тормас, мылтык белән кул сугышында гел җиңүче булыр әле. Аларның бакча башында торучы Ризаның әтисе граната белән немецларның өч танкын шартлатып медаль алган әнә. Аннан килгән хатны ай буе түш кесәсендә йөртә инде. Авылдашлары - Комазан башыннан бергә күченгән Степан дәдәйне сугышның беренче көннәрендә үк армиягә алганнар иде. Юлдан бер хаты килде дә, җир йоткандай юк булды.

- Син, Семен, хәзер гаиләдә иң өлкән бала. Әниеңә терәк бул. Марияне дә караштырырга онытма, - диде әтисе аны иңнәреннән сөеп. Аның каты, сөялле кулыннан йөрәгенә җылылык йөгергәндәй булды.

- Ярый, әтәй, - диде ул, гәүдәсен горур турайтып.

- Бу малаең гел үзең инде. Артыгын сөйләшмәс, - дип куйды әнисе. Аның бу сүзләре дә Семенның йөрәгенә сары май булып яттылар.

- Холкы миңа охшаса да, гәүдәгә синең кебек тәбәнәгрәк булып чыкты...Казах малайлары кыерсытмыймы?

- Һе! Ул кечтекиләргә бирешәмме соң! - әтисенең дә улыннан шундый җавап ишетәсе килә иде бугай, канәгать калды ул.

Казах малайлары буйга тәбәнәк булсалар да, бик җитезләр. Тукмаша башласалар, синең бер алдыңа, икенче артыңа чыгалар. Аяк чалып егарга да яраталар. Күптән дуслашсаң да, син бит алар өчен чит кеше. Бер вакыт яңадан кайтып китәчәксең. Алар белән килгән авылдашларының берничәсе күптән Идел буйлап өскә кыякладылар инде.

- Әти, син киткәч дөяңне җигеп йөрергә миңа бирмәсләр микән? - диде ул бөтен кыюлыгып җыеп.

- Юк, улым, аның кешесе бар инде. Дөя җигү өлкәннәр эше. Сезгә бакча сакласагыз да җиткән, - диде әтисе.

Әле аның бик күп нәрсәләр сораштырып каласы килгән иде. Өлкәннәр бит сүзне артык озайтканны өнәп бетермиләр.

Әтисе китте. Берничә атна узгач, окоп казыйбыз дип, хаты килде.

Сугышның нәрсә икәнен бала-чага да аңлый хәзер. Әчтерхан якларында көчле шартлау авазлары ишетелеп кенә тора. Немецлар бомбага тота, диләр өлкәннәр. Көзгә кергәч, алар тагын да ешайды. Самолетлары әллә ничә тапкыр авыл өстеннән казах далалары ягына очып уздылар инде. Алар ягына безнекеләр дә оча. Улап килгәннәре әллә кайдан ук ишетелә башлый. Кайчагында шул кадәр күп булалар, җир өсте буйлап йөгергән күләгәләреннән көн яктысы караңгыланып калгандай тоела.

Беренче тапкыр дошман очкычларын күргәндә дә карбыз басуын саклыйлар иде. Аның кебек кул астына керә башлаган, үткенрәк малайларны-кызларны колхоз бригадирлары, каргалар карбыз, кавыннарны чукып бетермәсеннәр өчен, каравылга куялар. Кулларында таяклар, катырак тавыш чыгарып кагу өчен тишек чиләкләр дә алалар. Берәрсен миңгерәүләтеп аягыннан колга башына бәйләп куйсалар, бик озак якын килмиләр. Әмма аларның җаны да ашарына сорый. Алар шул кадәр күп һәм әрсезләр, карап тормасаң, барысын тишкәләп бетерәләр.

Малайлар таякларын болгап әле бер башка, әле икенче якка йөгерәләр. Басуга бармаслар иде, паеклары - ике йөз грамм икмәк тәтемәскә мөмкин. Эшкә чыккан өчен өлкәннәргә дүрт йөз грамм бирәләр аны. Аларга яртысы да җитә, диләрдер. Кая ул! Үсә, ныгый торган чаклары бит. Быел көз уникенче яше белән китәчәк. Өлешенә тигән ипи кисәген бик тиз суырып бетерә. Төрле оннардан, көрпәсе-ние белән пешерелгән ул икмәк кисәге кече телләренә дә йокмый. Ә карбыз-кавын, помидорлар тамакны туйдырмый, эчне генә күптерә. Бик күп авызыңа да тутыра алмыйсың үзләрен. Төшләре дә каты. Чәйнәп тә булмый ичмасам. Бер файдалары булмагач, төкереп ташларга туры килә. Анастасия тутасына карбыз белән тамак туйдырып булмый икән дип, хат язып салмыйча булмас инде. Монда килгәч укый алмаса да, Комазан башында беренче сыйныфны бетергән иде ул. Яза белә. Авылдагы казах балаларының укырга бөтенләй исәпләрендә юк икән. Идел Каспийга койганда нык тармакланып беткәч, авылдан авылга елга аша чыгып барырга кирәк. Алар тукталган авыл бик зур түгел. Тау башына урнашкан берничә урамнан тора. Мәктәбе юк. Мәктәпле авылга берничә тармак чыгып барасы, диделәр. Шуңа күрә, уку турында онытырга туры килде. Ә казах малайлары белән дуслашу авыр булмады. Телләре аларныкына охшаган икән.

Ул көнне урамнарындагы Алхан, Риза, Пашка, Артем белән кавын басуына җибәргәннәр иде Семенны. Башта тонык кына мотор гөрелтесе ишетелә башлады. Аннан Әчтерхан ягында очкычлар үзләре дә күренде. Башта немец самолетлары икәнен аңламаганнар иде. Карасалар, бригадир хатын Таңгөл, кулларын болгый-болгый, аларга таба йөгерә. Җиргә ятарга куша икән. Ул арада самолетлар килеп тә җиттеләр. Канатларында тәреләр. Барысы да йөзтүбән капланды. Очкычлар алар өстеннән узып та китте. Алар хушларын җыя алмыйча җир өстендә озак ятты әле. Үз гомерләрендә беренче тапкыр дошманны күрделәр бит. Кабиналарындагы очучыларына кадәр шәйләнде бугай. Исләренә килгәч, сугару каналларында битләрен-кулларын юып алдылар. Риза борынын ташка бәреп канаткан иде. Шешеп чыккан. Олы колакларына тукмак борыны бигрәк тә килешеп китте. Кире әйләнеп кайтканда самолетларның берсе күрше колхозның дөя көтүенә пулеметыннан ут ачуын кич кенә ишеттеләр. Ничек аларны ядрәгә коендырып китмәделәр икән? Бомбалары авыр булгандыр.

Бу дошман бик хәйләкәр һәм явыз, дип сөйләшә дөнья күргән казах картлары.

Тагын берничә көннән Алхан бер милиция кешесен басуда немец самолеты куып йөрүен сөйләде. Тегенең Разбугорье дигән авылдан яхшы гына кунак булып кайтып килүе икән. Кара тәреле самолет килеп чыккан. Үзенең батырлыгын күрсәтәсе килептер, милиционер моңа наганыннан бер-икене чүкегән. Күрсәткән шуннан фашист күрмәгәнен. Аты-ние белән сытып узмакчы булып, өстенә килә, ди. Моңа шөпшәдәй сарышкан бу. Аты аягүрә басып җайдагын очыртып төшергән дә, сугару каналлары аша сикерә-сикерә качкан. Ә егет суга чумган. Теге самолет киткәнче ярты сәгать башын да калкытырга куркып яткан.

- Валлахи, алдамыйм! Күршедәге Хашим бабай карап торган. Беркемгә дә сөйләмәскә кушкан иде, - ди Алхан ант эчеп.

И, син, самими балачак! НКВД кешесе дә Хашим карт-ны күреп калмыймы соң?! Икенче көнне аны Архаровкага чакырып алганнар. Бабай аннан бик сөмсере коелып, чирләп кайткан иде.

Анастасия тутасына хат язам, дигән иде, үзенә биргән вәгъдәсендә торды Семен. Әнисе хат язганда үз сүзләрен дә өстәп җибәрде. Бергә уйнап йөргән үзләренең үзәк урамнары малайларын исемләп санап, барысына да сәлам юллады.

Авыл белән элемтәләре нык аларның. Ике арада хатлар бик еш йөри. Олы абыйсы Тимофей авылларында укытучы иде. Сугыш алдыннан аны Сталинградка хәрби училищега алдылар. Сугыш чыккач, шунда яшь солдатларны өйрәтергә билгеләгәннәр. Хатлары килгән саен әтисе кычкырып укый иде. Бер хатында монда бик авыр, өйрәнүләр үткәргәндә авыздан-борыннан кан китә, фронтка китсәм яхшырак булыр, дип язган иде. Хәзер ул да Сталинградта ут эчендәдер инде.

Басулардагы карбызларны, кавыннарны, помидорларны, суганнарны җыеп бетерделәр. Аларның барысы да озатылды. Ашау ягы тагын да такырайды. Әтиләреннән хат күренми башлагач, әнисе белән Семен гына түгел, кечкенә Мария дә боекты. Бәхетләре бар икән, ул исән кайтты. Әмма чирләгән, нык таушалган иде. Илле биш яшенә җиткән кешегә аяктан егылырга күп кирәкми шул. Өлкәннәр моны балаларга сиздерергә тырышмадылар.

Кырык икенең кышы узганы кебек бик салкын килмәде. Әчтерхан тирәләрендә кар да күп яумый. Мәктәпкә йөрмәгәч, урамга уйнарга гына чыгып кергәлиләр. Бала-чага да хәзер күбрәк сугышлы уйный. Немец шпионнарын тоталар. Арадан берсенең дә шпион буласы килми. Бөтенесе бергә үгетләп, берәр җебегән кызны күндерәләр шунда. Тирә-юнь дә - сугару каналлары белән чуарланган дала. Качып торырга урынны тиз генә таба алмыйсың. Ризаның фронттан аягы яраланып кайткан әтисе, каяндыр такта табып, мылтык ясап биргәч, авылның бөтен малае аның белән дуслашып бетте. Уйнаганда агач мылтыгын иптәшләренә дә биреп торгалый. Аны күтәреп йөрү өчен чират торалар.

Авыл уртасындагы баганага куйган радио көн саен Сталинградта каты сугышлар баруын сөйли. Немецларны Әчтерханга кертмәгәннәр.

Яңа ел алдыннан төнлә бик каты ишек кактылар. Барысы да торып утырды. Дөбердәтү һаман дәвам итте.

- Йә, Ходаем, берәр нәрсә булмагандыр бит, - беренче әнисе телгә килде. Сугыш вакытында нәрсәләр генә булмаска мөмкин. Ашыгыч нәрәт килде дип, әллә ничә кешене төн уртасында Архаровкага җибәргәннәре бар инде. Окоп казырга да, немецлар тупка тотып, бомба ташлап җимергән биналарны чистартырга да халыкны җыеп кына торалар.

- Монда да - фронт! - диләр. Районнан килгән упалнамучлар бик усал. Кешене тыңлап та тормыйлар. Берәр сүз әйтүче булса, кычкырырга тотыналар.

Шакучы лаштыр-лоштыр тә-рәзәгә килде.

- Просковия Терентьевна, ач әле. Бу - мин, Сылу, - дип эндәште карлыккан хатын-кыз авазы.

Бер өй аша гына торучы Сылубикә апалары гына шулай сөйләшә. Әнисе ишек ачарга чыгып китте. Аңа күрше хатыны белән дүрт баласы ияреп керде. Үзләре белән төенчекләр, мендәрләр күтәргәннәр.

- Күрше кызы клубтан йөгереп кайтты. Әчтерханнан шалтыратканнар: бик күп немец самолеты "Кызыл таң" колхозын бомбага тотарга чыккан, - дип, ишек төбенә чүгәләде Сылубикә. Фуфайка төймәләрен ычкындырды. Калын шәлен чишә башлады. Әтиләре дә торган иде инде.

- Дөрес түгелдер ул. Немецлар бер авыл өчен йөрер микәнни? - дип, икеләнеп әйтеп куйды.

- Килмәсләр ди сиңа! Болыт кебек, ди. Безнең өй олырак. Бетерәләр дә бетерәләр инде. Сезнеке бәләкәй булгач, тимәсләр бәлки, - дип тезде күрше хатыны.

Әниләренә ияреп балалары да чишенә башлаган иде инде.

- Куып чыгармагыз инде. Бүген сездә куныйк!

Әтисе дә, әнисе дә аптырап калды. Ничек каршы әйтә алсыннар. Бергә яшиселәре бар. Сугыш вакыты: иртәгә үзләре йорт-җирсез калырга мөмкин.

- Ни сөйлисез, урын җитәр. Урнашып бетәрбез әле, - диде әтиләре.

Идәнгә юрган җәеп бирделәр дә, малайлар шунда тәгәрәде. Җиде яшьлек кызы белән күрше хатынын үзләренең тимер караватларына яткырдылар. Семен, гадәттәгечә, бик тиз йокыга китте. Өндә ишеткән төшкә керә дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Төшендә бер көтү немец самолетлары күрде. Авыл өстендә тыз-быз әйләнәләр икән. Үзләре зур да түгел. Тавышлары галәмәт. Камышлар арасына яшеренеп аларны күзәткән Семенның колаклары тонып бетте. Менә бер заман кыз бала ачыргаланып кычкырып җибәрде. Аңа анасының карлыккан калын тавышы кушылды:

- Аттылар! Йә, Ходаем, Җанбикәгә немецлар атты!..

Кисәк куркып уянып китте Семен. Өй эчендә елаш. Әтисе лампага ут элде. Җанбикәнең маңгае, йөзе кап-кара кан. Ул чәрелдәп елый. Күлмәкләре, урын-җир буяла башлады. Әллә чыннан да атканнар инде. Ә немецлар ник күренми соң? Кечкенәләр карават астына кереп качтылар. Күзләре генә елтырап тора. Үзләре борын эчләреннән генә шыңшыйлар. Кычкырып еларлар иде, өлкәннәр ачуланыр, дип куркалар. Әтисе күлмәк итәген ертып, кызның башын бәйли башлады. Үзе:

- Йә, бала, елама, хәзер туктый ул, - дип аны юата. Хезмәт армиясендә булып кайткан кеше шул атасы. Яраларны бәйли белә.

Өйдә немецларның эзе дә юк. Алар атмаган.

- Нәрсәләр генә булды соң? - дип аптырады әтисе.

Кан туктагач, битен юдыргач, кыздан сораштыра башладылар. Юмалый торгач, төнлә кысталуын, чиләк эзләп караваттан төшеп барганда башы белән бик каты бәрелүен сөйләп бирде ул. Маңгаен тимер карават башының кырлы җиренә бәреп ерткан икән. Каный башлавын сизеп, кычкырып елап җибәргән.

Ул төнне башка күзләренә йокы кермәде. Өлкәннәрнең колхоз эшенә китү вакытлары да җитеп килә иде инде. Көндез бөтен авыл бүген Җанбикәгә немецлар аткан, дип сөйләшә иде. Авыл җирендә хәбәр бик тиз тарала шул. Алар хәзер яши торган авыл болай да зур түгел. Комазан башыннан да бәләкәйрәк ул. Малайлар ул көнне яңадан шпионнар эзләп уйнады, кызлар аларны дәвалап йөрде. Дәрәҗәсе күтәрелгән кечкенә Җанбикәне кәмандирлары итеп куйдылар. Семен белән Мария гел аның янында йөрделәр. Аларның да дәрәҗәләре зур хәзер.

Ә немец самолетлары турында егетләр шаяртып кына әйткән булган.

Кич белән, гадәттәгечә, табын янында җитди сүзләр сөйләшенә.

- Монда мантып булмады, безгә туган якларга таба кузгалырга кирәк, - диде бер көнне әтисе.

Семен да колакларын торгызды. Кире кайтып китәрләр ми-кәнни? Туган авылларына кайтсалар, яңадан укый башлар иде. Укымыйча гына Тимофей дәдәсе кебек офицер була алмаячагын аңлый башлады инде ул. Зиһен керә торган чагы. Монда карбыз ашап кына тамак туйдырып булмый.

- Үзебездә дә таякка эшләдек. Монда да шул хәл. Авыл баласына ансат кына бәхет күрергә язмаган икән, - диде әнисе.

Әтисенең сүзләре белән ризалашуы иде бу аның. Кайтырга җыенуларын кешегә әйтми торырга булдылар. Идел боздан арчылып бетеп, пароходлар йөри башлаганчы бу мөмкин дә түгел иде әле. Кайтулары сузылды.

Ниһаять, ул көн килде. Әтисе сөйләшеп куйган булган икән, Әчтерхан пристанена кадәр озатырга колхоз җигүле ат бирде. Бөтен байлыклары берничә төенчеккә сыеп бетте. Табак-савыт та күп җыелмады. Бик күп әйбер Архаровка базарында онга алыштырылган. Язга ябыгып чыккан алашага тартырга авыр булмасын дип, арбага Семен белән Марияне генә утырттылар. Атны җигеп йөрүче үсмер, әтисе белән әнисе янәшәдән атлады. Аларны озатырга җыелучылар күп булмады. Бергә уйнап йөргән малайлар камыш читән аша кул болгап калдылар. Комазан башыннан кузгалганда бөтен туган-тумача саубуллашырга килгән иде. Әнисе күз яшьләрен сөртеп алды. Дүрт елга якын яшәлде бу казах авылында. Әйбәтләп урнаштык, тормыш бөтәеп килә, дип сөенешкәннәр иде, барысын сугыш чәлперәмә китерде.

Кырык чакрымдагы калага бару ничә сәгатьне алгандыр, әйтә алмый: арба селкенүенә йокыга киткәннәр. Пристаньга килеп җиткәч уяттылар аларны. Төенчекләрен бушаттылар да, атчы үсмергә китәргә ашыкмаска кушып, әтисе кассаларга кереп китте. Солдатлар күп икән монда. Пристань тирәсендә җимерек йортлар байтак күренә.

- Немецлар бомбага тоткан, - дип аңлатты әнисе.

Түгәрәк тирән чокырларны бомба шартлаган урыннар, диде. Ә солдатлар пристаньны саклаучылар икән. Әтисе озак тормыйча борылып чыкты. Сталинград тирәләрендә сугыш тынып бетмәгән әле дип, Казан ягына пароходлар җибәрмиләр икән. Кире борылырга туры килде аларга.

- Ашыйсы ризыгыбыз бетмәгән икән әле монда, - диде әнисе.

- Шулайдыр. Язганны күрмичә гүргә кереп булмас, - дип офтанды әтисе дә.

Бу сүзләрне әйткәндә үзенең казах авылында мәңгелеккә каласын сизенде микән? Өйләре ачкычын бригадир хатынга гына тапшырып киткәннәр иде. Аларның кире әйләнеп кайтуларын күргәч, Таңгөл сөенде генә. Әтисе белән әнисе янына гәүдәгә күтәрелеп, җилкәләре киңәеп килә торган Семенны да өстәп, өч эшче бит алар. Эш кешесе хәзер бик кирәк авылда. Кулына мылтык тотарлык ирләр барысы да фронтта. Ачлык та, чирләр дә нык кырды мондагы халыкны. Җитми колхозда кеше. Төенчекләрен тараттылар да, чәй куеп эчтеләр. Көн төнгә авышкан иде инде. Таңгөл өчесенә дә иртәгесенгә басуга эшкә әйтеп китте. Бала-чага өчен дә аның басуда бетеп торганы юк. Аларны тагын колхоз эше суырып алды.

Дошманны Әчтерхан яныннан да, Сталинградтан да куып бетерделәр. Колхоз басуларында эш башлангач аларны өйләренә җибәрергә ашыкмадылар. Көз китәрсез, дигәннәр әтисенә. Сугыш вакыты, халык белән бик кырыс сөйләшәләр.

Бер көнне әнисе төрткәләп уятты аларны. Елый-елый күзләре шешенеп беткән.

- Атагыз үлде, - дип кенә әйтә алды.

Семен сикереп торды. Мария елый башлады. Аталарының йөзенә ак яулык каплаган иде әнисе.

- Нәрсә булган, ник үлгән? - дип сорады ул.

Кичә әйбәт кенә йөри иде.

- Олы кеше бит инде. Окоп казудан ватылып кайтты. Нык таушалган иде. Бу арада йөрәге дә борчыды...

Әнисе аларны тынычландырырга тели иде бугай. Әмма гомер иткән ирен югалту ачысы ташудай ургып чыгарга тиеш иде бит инде.

- И, Ходаем! Шушы ят җирләрдә салкын гүрләргә керергә язган булган икән бәгыремә!.. - дип, кисәктән илереп елый башлады.

Семенның да бөтен аңы томаланды. Әнә ул караватта ята. Олы гәүдәсе суырылган иде соңгы вакытларда. Әтисен бүген илтеп күмәрләр дә, башка ул аны күрә алмас инде. Олы куллары белән башыннан сөюче дә булмас хәзер.

- Бөтен өметем син хәзер, улым, - ди торган иде аның чәчләреннән сыйпап. Олы малайлары Тимофейның Сталинград сугышында һәлак булуы хәбәре килгән иде инде. Унбиш баладан Семен белән Мария икесе генә калдылар хәзер! Үз атаңның үлеме бик авыр икән. Балаларыныкын әти-әнисе ничек күтәргәннәрдер? Әнисе тынычланды, карават янына утырып белгәннәрен укып алды. Үзенчә йолалар үтәде.

- Бар, безнең авылның Мария тутаңа әйтеп кил. Әти үлеп китте, диген. Мин бригадирга барып киләм. Бүген җирләмичә булмас, - диде әнисе аңа.

Алар белән Комазан башыннан күченеп килүчеләрдән бер Мария тутасы гына калган иде авылда. Аның да ире сугышка китеп хәбәрсез югалды. Дүрт баласы кайсы ачлыктан, кайсы чирләп, берәм-берәм үлеп беттеләр. Төз гәүдәле, чибәр Мария ябыкты, бөкерәеп калды. Нужа билне бөктерә икән!

Ул икенче урамда яши иде. Чыгып йөгерде Семен. Хатын торып йорт тирәсендә йөри иде.

- Мария түти, әти үлде. Әни килеп җитәргә кушты, - дип ярып салды ул.

Кисәк әйтелгән бу сүзләр инде үз гомерендә күпне күргән хатынны да өнсез итте бугай. Кисәк тукталып калды ул. Бөкерәя башлаган гәүдәсе тураебрак киткәндәй булды. Як-ягына каранып кач кылып алды. Яулык чите белән күзләренә тулган яшьләрне сөртеп төшерде.

- И, Ходаем! Без җазыкларыңны очтомагыңа кабул ит. Теге дөньяда булса да рәхәткә тиеник! Барыбыз да синең ололыгыңа табынып яшибез. Җарлыка безне! - дип, теләкләрен укый иде хатын.

Аның әтисе белән әнисе дә Ходай сүзен онытмадылар. Олы көн, Рождество бәйрәмнәрендә мичкә салып олы таба наны пешерәләр иде. Аны казахлардан өйрәнеп алдылар. Мичтә пешергән түгәрәк ипине алар шулай дип атый.

- Син, бала, кайта тор. Мин хәзер килеп җитәрмен, - диде хатын.

Бу кышны авылда үлем шул кадәр күп булды, кешенең җаны да кырысланды. Мәет озатканда авыл белән җыелу бетте. Кайсы гына өйне алсаң да, үлем шәүләсе йөри хәзер. Фронттан кургашындай авыр хәбәрләр килеп кенә тора. Сугышка киткән ирләрнең, егетләрнең, кызларның яртысы да исән түгел бугай инде. Фронт үзе дә Әчтерханга кадәр килеп җитте ич.

Сеңлесе өйдә үзе генә калырга куркып капка төбенә чыккан. Әнисе кайтып җитмәгән иде әле. Аны көтеп алдылар. Бригадир Таңгөл:

- Николай Степановичның гәүдәсен зиратка алып барырга ат бирермен, - дигән. Шуңа да сөенгән иде әнисе.

Мария дә килеп җитте. Әнисе белән икесе мәет янына утырып белгән иманнарын укыдылар. Йөгерә-йөгерә су ташып, мичкә ягып, аны җылыттылар. Әнисе әтиләрен чишендереп агач сәкедә килеш кенә юды. Аңа Семен да булышып торды. Чиста киемнәрен кидерттеләр. Җигүле атны алып килеп җиткергәннәр иде инде. Каберне дә үзләре казыды. Җирләп кайттылар.

Йөрәкләрне таштай авырлык баскан. Сеңлесе белән алар да ятим калды хәзер.

Олы кайгының ачылары басыла башламаган иде әле. Боегып йөрде-йөрде дә, сеңлесе дә китеп барды. Аны да әтисе янына илтеп җирләделәр.

Әнисенең дә, аның да дөньяда гамьнәре калмады. Әтиләре туган якларына кайтырга бик ашкынган иде. Басу эшләре беткәнче үк юлга кузгалырга тәвәкәлләделәр алар. Колхозда каршы килмәделәр. Кайгылары баштан аяк иде. Вак-төяктән башка бер нәрсәләрен ала алмадылар. Караватлары, өстәл-урындыклары калды. Аларга Мария апасы да иярде.

***

Әчтерханнан Казан ягына пароходлар йөри башлаган иде инде. Билет алу авыр булмады. Сталинград турына җиткәндә бар халык палубага чыгып басты. Килгәндә бик озак сокланып карап торганнар иде. Шундый матур каланы җир белән тигезләгәннәр. Бер генә исән йорт та калмаган. Зәһәр барган икән монда сугышлар. Тимофей дәдәсе дә шушында һәлак булды бит. Кайсы тирәләргә җирләгәннәр икән. Әнисе тавышсыз гына елый иде. Семен аны палубадан алып кереп китмәкче иде дә:

- Юк, улым, онытылмаслык итеп карап калыйм. Бу якларга башка килеп булмастыр инде! - диде.

Ул хаклы иде. Аның да күпме яшисе калгандыр! Әтисе белән Мариянең үлемнәре бик бетерде әнисен. Пароход пристаньга килеп туктагач, күп кеше ярга ябырылды. Алар да, тиеннәрен җыешып, пешкән бәрәңге алып керделәр.

Ачыгып, тагын да ябыгып, могҗиза белән туган авылларына кайтып егылды өч җан. Көннәр көзгә авышкан иде инде бу вакытта. Аларның кайтканын ишетеп күрше-күләннәр җыелышты. Чит җирләрдә ятып калганнарны искә алып елаштылар.

Туган җир сөенеп, колач җәеп каршы алмаса да, үзенә яңадан сыендырды.

Семенны икенче сыйныфка гына алдылар. Яшьтәшләре белән бергә укый алмаганына офтанмады да ул. Казах авылында мәктәпкә йөри алмады бит. Кечкенәдән дөньяның бөтен ачысын-төчесен татырга өлгергән, бик иртә олыгайган, үсмер озын тормыш юлына өлкәннәр адымы белән кереп бара иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: