Җан җал иткәндә

Бондюг керәшеннәреннән язып алынган “Әлилә, мәлилә” җыруы

Кызыксынган кешегә – җырлар бик күп.

Бүлмә эчләрендә бүлмә,

Кәнсәләр бүлмәләре;

Күз төпләренә сызылган

Мәхәббәт сөрмәләре.

Кушымта:

Әлилә, мәлилә

Алдырырга да була.

Теләмәсә ят кулына

Калдырырга да була.

 

Тәрәзә ачып тарак бирәм,

Бөдрә чәчең тарарга.

Юлларыңны күрсәтеп кит,

Сагынганда карарга.

Кушымта:

Әлилә, мәлилә

Алдырырга да була.

Теләмәсә ят кулына

Калдырырга да була.

 

Пароходка товар төяп

Еракларга илтәбез.

Кулларымны болгап калам

Аерылышып китәбез.

Кушымта:

Әлилә, мәлилә

Алдырырга да була.

Теләмәсә ят кулына

Калдырырга да була.

 

 

Йола һәм уен җырлары китабыннан.


Нет комментариев