Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Туй җырулары: Без туганыйны сезгә бирдек

Әлеге җыру Башкортстанның Бакалы районындагы Сарашлы авылында язып алынган

Димче:

Алай гына иттем, болай гына иттем,

Арпалар да куштым бодайга;

Инде генә шөкер бер Ходайга,

Эшләребез китте уңайга.

 

Кыз атасы:

Нечкә генә нечкә иләктән

Оннар иләп керттем келәттән;

Килгән кодаларның, әй, асыллары,

Җырлап җибәрерләр эрәттән.

 

Егет атасы:

Чәчрәп чыккан, томрап үскән

Безнең корларда бер бодай;

Безне сезгә, сезне безгә

Сөеп кушкан икән бер Ходай.

 

Кыз анасы:

Биеккәй генә тауда сыгыла-сыгыла,

Бөгелеп үскән тал икән;

Бик зур итмәсәң дә, бик хур итмә,

Сезнең өчен үскән бала икән.

 

Егет анасы:

Быел гына уңган бодайдан,

Корт анасын таптым каурыйдан;

Корт анасы кебек кодагыйны

Теләп кенә алдым Ходайдан.

 

Иптәш кызлары яшь киленгә:

Өй түбәкәйләрем , әй, дранча*,

Дранча саен бер акча;

Синең кебек туганыйлардан аерылгач,

Җамансурак булыр беразга.

 

Ак киндерләр элдем мин читәнгә,

Җилбер дә лә җилбер итәргә;

Туганайем җөри, әй, китәргә,

Һич белмием ни хәл итәргә.

 

Олы җулкайларың, әй, такыры,

Үз җиркәйләрнең бакыры;

Аерылмабыз дип җйргәниек,

Аерылдык бугай ахыры.

 

Әй, иптәшкәем, шул сиңа,

Сызылып киткән җул сиңа;

Шул җулларга карап күңелем тула,

Тагы бер җәй уйнасак ни була?

 

Кияүгә:

Сандыкларың сандык өстендә,

Бер сандыгың тезең өстендә;

Кеше какса да, син какма,

Ризыгы синең өстендә.

 

Буракай бура буратыгыз,

Түкми генә чәчми тотыгыз;

Безнең туганыйлар сезнең кулда, -

Какмый гына сукмый тотыгыз.

 

Ил түрә, иптәш, ил түрә,

Ил күрергә чыккан бер түрә;

Без туганыйны сезгә бирдек,

Үзләрегез җахшыга күрә.

 

Кыз әтисенә:

Тәрәзә төпкәйләрең тип-тимер,

Әткәем, туңдым, туның бир;

Туннарыңны бирмәсәң, уң кулың бир,

Бәхиллекләреңне дәхи* бир.

 

Күчтәнәч китерүчегә:

Әмәкәй суы буенда

Кармак сала торган идем мин;

Сезнең кебек күчтәнәч китерүчегә

Җырлар җырлый торган идем мин.

 

Ничекләй килдегез сез безгә,

Ничек төшмәдегез сез диңгезгә,

Төшәр идегез сез диңгезгә,

Сагынып, сөеп килдегез сез безгә.

 

Кодаларга:

Өемкәй-өем балтырган

Җаңа бәбәкәйгә утырган;

Өстәл башкайларын җәмле итеп

Җаңа кодалар килеп утырган.

 

Камыт баукайларың, әй, каештыр,

Каерып, ай, җигеп булмыйдыр;

Килгән кодаларның асыллары,

Аерылып калып булмыйдыр.

 

Кодачага:

Түшеңә бәйләнгән тәнкәң,

Уклар атсаң да, үтәсе түгел;

Сезнеңләй кебек булырга

Безнең кулдан киләсе түгел.

 

Кыз Һәм кияүгә:

Агыйделләргә зимнәр* килгән,

Агар җиркәйләре тар килгән;

Казанда түгел, юк Мәскәүдә

Сезнең лә кебек пар килгән.

 

Катайся чыкканда:

Атларны җиктем мин җаратып,

Түбән очкайларга каратып;

Түбән очкайларны ташлап киттек,

Югары очкайларны җаратып.

 

Урамга купислар туктаган,

Кызыллы җаулык алыгыз;

Без ашаганга, без эчкәнгә

Риза-бәхил булып калыгыз.

 

Кунак озатканда:

Кунаклар китә, әй, озатыйк,

Басу капкаларын, әй, чыкканчы;

Кояш баер, айлар калкыр,

Без аерылып киткәнче.

 

Кояшлар чыгар, әй, Мартиннан,

Мартин тавы артыннан;

Күреп күзкәйләрем туймагачтын,

Озак килдем артыңнан.

 

Җәмле болытлар киләдер,

Җаусын инде болын буена;

Бергә дә бергә җөрешергә

Туры килсен гомер буена.

Дранча (рус. дранка) - түбә ябуга һәм башкаларга китә торган махсус юка агач тактачыклар.
Дәхи - тагын бер тапкыр, янә.
Зим - вак көпшәк боз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев