Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Купи дәдәй мәзәкләрен укып, елмаеп алыйк әле!

Мәзәкләр элекке заманнардан ук килгән актив яши һәм үсә торган жанр

Анна түти кечкенә малае Симун белән базарда йөри. Бер мизгелдә караса улының кулында ике бәрәңге.

 – Каян алдың боларны?

 – Анда бер дәдәй кычкырып тора иде бит: “Бәрәңге алыгыз, бәрәңге алыгыз!” – дигәч алдым инде.

***

Вася, нишләп дәрескә соңга калдың? – дип сорый укытучы.

 – Мин балыкка барырга җыенган идем, бабай җибәрмәде.

 – Бик яхшы. Синең шундый акыллы бабаң булуына мин шатмын. Әле сиңа дәресләреңне калдырмаска кирәклеген дә аңлаткандыр.

 – Юк, ул миңа икебезгә дә челәү җитмәс, диде.

***

Күршесе Микайла Купи дәдәйдән:

 – Күзем авырта, нишлим икән? –дип киңәш сорый.

 – Мин врач түгел, шулай да, былтыр бер тешем сызлаган иде, алдырттым.

***

Базарда ике эшсез күрешкән дә, сөйләшәләр икән:

 – Ишеттеңме Иван нишләгән?

 –Нишләгән?

 – Эшкә кергән.

 –Акча дигәндә ул хатынын да сатарга әзер дигән идем бит мин сиңа!

***

 – Егет белән кыз шәһәр урамнарында йөргәндә, ресторан кырыеннан үтәләр икән.

 – Ай, нинди тәмле ис! – ди кыз.

Егет, шатланып:

 – Сиңа ошадымы? Теләсәң, әйдә тагын бер кат әйләник шуннан.

***

Бабасын пенсиягә озаткан җыелышка аның биш яшендәге оныгы да ияреп барган иде. Җыелышта сөйләүчеләр аның бабасы турында берсе артыннан берсе “лаеклы ялга озатабыз”, “хөрмәтләп озатабыз” дигәндәй әллә ничә тапкыр бер үк сүзне кабатладылар. Балага бу сүзләр бик ошап бетми. Күп кабатлый торгач ул түзмәде:

 – Безнең бабайны озатасы-нитәсе юк! Ул әле тап-таза. Без әле аның белән икәү дә бик шәп кайтып җитәбез! – дигән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев