Мәктәп, белем, белемле булу яисә наданлык турында мәзәкләр
Саша мәктәптән кайтып кергәч:
- Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый...
***
– Әти, укытучы бүген минем турыда: “Алма агачыннан ерак төшми”, – диде. Ул нәрсәне аңлата?
– Яле, әйт, дуңгыз – нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?!
***
Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.
– Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай?
Куркуга төшкән ир кеше:
– Минме?
– Тынычланыгыз, мин укытучы.
* * *
Хәлләр шәптән түгел - этем югалды.
- Гәзиткә белдерү биреп кара.
- Файдасыз. Ул бит укый белми...
* * *
Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә:
- Бу нинди хәреф?
- Ө-ө-ө.
- Ә бу рәсемдә нәрсә?
- Өтәч.
Нет комментариев